Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Акча һәркемгә кирәк

Берничә ай шәһәр үзәгендәге сәүдә комплексларының берсенең баскычында хәер сорашып, яшь кенә бер хатын-кыз утырды.

Андый көнгә калырга язмасын берүк дип, беркөнне шактый гына акча бирдем мин моңа. Кире чыкканда кабат кулын суза бит. Юк инде, үскәнем, үткән саен акча өләшә алмыйм, мин дә - пенсия акчасына яшәүче, дип, тизрәк яныннан китү ягын карадым. Шулкадәр ачулы йөз белән, авыз эченнән нидер мыгырданып калды ул артымнан. Өйгә кайттым да уйлап утырам: беркемгә дә акча рәхәттән килми бит. Без дә ирем белән гомер буе заводта станок артында бил бөктек, балаларыбыз да төзелештә иртә таңнан караңгы кичкә кадәр эшлиләр. Үзең эшләп тапкан акча барыбызга да бик кадерле шул.

М.ИВАНОВА, Кукмара
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X