Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз балаларыдай якын

Күкшел авылына килгәч, анда гаҗәеп киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр яшәвенә инанасың. Биредәге җиде гаиләнең үз канатлары астына үксез балаларны сыендыруы да шул хакта сөйли.


Ятимнәрнең ачы күз яшьләрен сөртеп, ата-ана назы, гаилә җылысы биргән бу кешеләр олы хөрмәткә лаек. Республикада игълан ителгән Игелекле эшләр айлыгы кысаларында әлеге гаиләләрдә булырга туры килде. Комиссия составында опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре, Күкшел җирлеге башлыгы И.Хәлиуллин, шушы җирлек депутатлары Р.Әминов, З.Әгълиуллиннар, район Советы депутаты М.Йосыпов, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Г.Габдрахманова, район мәгариф идарәсе белгече Ф.Мортазина, районның яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе урынбасары С.Шәрәфиева, Мәчкәрә коррекция мәктәбе директоры Ш.Сабитовлар бар иде.
Иң элек Илфрүзә һәм Фәнил Мөхетдиновларның иркен, матур, тәмле ризык исләре таралган йортларына кердек. "Күркәм, сабыр гаилә. Аллаһ аларга мәрхәмәтлек биргән. Өч ятимне тәрбияләп үстергән ата-ананың ахирәттә урыннары җәннәттә булыр, диелгән. Бу гаилә исә биш ел элек дүрт бала алган", - дип сүз башлады Мөнир Фәтхетдин улы, йортка дога кылганнан соң. "Үзебезнеке инде алар, алган дип әйтәсе дә килми",- дип елмайды Илфрүзә ханым. Дүрт бертуган тәүфыйклы, тәртипле булып үсәләр. 15 яшьлек Алинә белән 12 яшьлек Вәсилә дингә тартылалар, быел җәен Мәчкәрә мәчете каршындагы лагерьга йөргәннәр. Вәсилә спорт белән дус икән, Кукмарада "Милләтләр кросс"ында катнашып, 2 урынны яулаган. Алиянең хыялы - милиция мәктәбенә укырга керү. 9 һәм 10 яшьлек Салават белән Камилә киләчәк турында уйламыйлар икән әле. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык. Бу гаиләдә алган тәрбия әлеге балаларны гомер буе озатып барыр дип ышанасы килә.
Мөхетдиновларның тырыш гаилә икәнлеге күренеп тора. Күпләп суган үстерәләр, мал-туар асрыйлар. Үзләренең ике баласы бар. Уллары Илфат, армиядән кайтып, тракторга утырган. Район Сабантуенда бүләкләнгән кыр батыры ул. Кызлары Фәнүзә 11 сыйныфта укый. Исән-имин, бәхетле булып яшәргә язсын үзләренә.
Раушания һәм Назыйм Гариповлар ике малай үстергәннәр. Олысы югары уку йортында белем ала, кечесе 10 сыйныфта укый. Әмма аларның йөрәк җылысы дүрт ел элек тәрбиягә алган 13 һәм 11 яшьлек Настя белән Катяга да җитә. Дин кануннары буенча яшәүче гаиләнең йогынтысы булгандыр инде: кызларның икесе дә Мәчкәрә мәчетенә йөреп, башлангыч дин гыйлеме үзләштергәннәр. Олысы Кукмара мәдрәсәсенең 1 курсын тәмамлаган, баскетбол уйнарга, камыр ашлары пешерергә ярата икән. Мәчкәрә мәчете каршындагы лагерьдан Боз сараена баргач, кызлар тимераякта шуу осталыгын да күрсәткәннәр. Укуда да алдынгылар икән. Шушы юлдан тайпылмасыннар инде, шул чакта без бәхетле булырбыз, ди Раушания ханым.
Рәсилә һәм Илһаметдин Кадыйровларның ике балалары инде үз тормышлары белән яши, төпчеге дә - җиткән егет. Өч оныклары бар. Күңелләрендә кечкенә Машага да урын табылган. Тузганак чәчәгедәй сап-сары чәчле, 9 яшьлек чая кыз ул Маша, бу йортта инде биш ел яши икән. Татарчага бер ай эчендә өйрәнеп җиткән. Рәсилә ханымның сөйләве күңелне нечкәртте:
-Балалар йортына апам белән барган идек. Маша "мама" дип килде дә асылынды миңа. Килеп алырмын дигәч, "не обманешь?" - дип сорады.
Хәзер инде Маша аңа әни дип эндәшә. Кызның абыйсы башка гаиләдә үскән, хәзер Казанда Суворов училищесында укый икән. "Бардык янына, ике туганны очраштырдык", - ди Рәсилә ханым.
Дания һәм Касыйм Вәлиевлар йортында без тәрбиягә алынган Оляны очратмадык: кыз Лаеш техникумына укырга кергән. Фотосурәтен күрдек: Дания ханымның үзенә ике тамчы судай охшаган чибәр кыз. "Үзебезнең ул һәм кызыбыз үсеп җиткәч, биш ел элек алдык аны. Бик акыллы. Техникумга ата-аналар җыелышына барып кайттык инде. "Көзге бал"да икенче урын алуына сөендек", -дип сөйли хуҗабикә.
Мәдинә һәм Сөләймән Вәлиевларның да җиткән ике балалары, бер оныклары бар. Күңелләрендәге ярату биш ел элек тәрбиягә алган Ленизага да җитәрлек. Зур, уңайлы бу өйгә якты нур иңгән кебек, кызга биредә рәхәт икәне сизелеп тора. Аның мәктәптә "биш"ле билгеләренә генә укуын да, биергә яратуын да белдек.
Гөлфия һәм Рамил Хәмәтдиновлар дүрт кыз үстергәннәр. Тәрбиягә алынган малай - Данил тормышларына ямь өстәгән. Тракторчы булып эшләүче әтисе янында бөтерелергә ярата икән ул. Биредә дүрт ел яшәп, сигез яшен тутырган. Шушы иркен, җылы өйдә үз гаиләсен тапкан малай өчен сөенми мөмкин түгел.
Әлфия һәм Рәшит Вәлиуллиннарның гаилә стажы зур: ике ул һәм кыз үстереп, олы тормыш юлына бастырганнар. Хәзер ике ятим малайны тәрбиялиләр. Хәер, ятим дип әйтү инде дөрес булмас, үз балалары кебек газиз алар бу парга.
Дөньяда рәхимсезлек көчәйде, дип сөйләнәбез. Алда әйтелгән гаиләләрдә булу фикерне тамырыннан үзгәртә. Аларның һәммәсенә саулык, бәхет телибез. Сүз уңаеннан транспорт белән тәэмин иткәне өчен социаль яклау идарәсенә, иганәче, "Займ үзәге" җәмгыяте директоры Р.Сибгатуллинага рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk