Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЮХИДИ инспекторы Сәрдекбаш мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына велосипед бүләк итте

Юл йөрү кагыйдәләрен Онытма син кич-иртә. Әти-әниең синең Сау кайтуыңны көтә. Үзләре әле бу сүзләрнең тирән мәгънәсенә ныклап төшенеп җитмәсәләр дә, балалар күңелгә үткәреп сөйләделәр, светофор, юл кагыйдәләре турында дәртле матур җырлар җырладылар. Башлангыч сыйныф укучыларының "Юлда бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел" дигән кичәсенә алдан зур хәзерлек алып барылды.Уку елы...

Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син кич-иртә.

Әти-әниең синең

Сау кайтуыңны көтә.

Үзләре әле бу сүзләрнең тирән мәгънәсенә ныклап төшенеп җитмәсәләр дә, балалар күңелгә үткәреп сөйләделәр, светофор, юл кагыйдәләре турында дәртле матур җырлар җырладылар. Башлангыч сыйныф укучыларының "Юлда бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел" дигән кичәсенә алдан зур хәзерлек алып барылды.Уку елы башлануга ук башлангыч сыйныф җитәкчеләре Самигуллина Рәхилә, Ганиева Фирдәүсә апалары ярдәмендә алар юл йөрү кагыйдәләре һәм лдагы билгеләрнең белгәннәрен искә төшереп, белемнәрен ныгыттылар. Без алдан тусак, алар белеп туган, дигән әйтем дә бик туры килеп тора бүгенге балаларга. Чөнки кече яшьтә генә булсалар да балаларның кызыксынулары көчле, мәгълүматлары да күп. КВН өлешендәге һәр сорауга төгәл җаваплары әзер иде аларның.

Кичәгә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазинның катнашып, чыгыш ясавы, ярышларда хөкемдарлык итүе дә балаларның күңелләренә хуш килде. Нурсил абыйлары аларга җирле мисаллар китереп, юл хәвеф-хәтәрләреннән саклану чаралары турында сөйләде, велосипед бүләк итте. Машинада йөргәндә кемнәрнең махсус утыргычлары булу-булмавы белән кызыксынды. "Махсус утыргычка утырмаган очракта әтиегез качып барарга кушамы?" - , дигән соравына да балалар дөресен әйтергә кирәк таптылар. Файдалы киңәшләренә өстәп, ул бүләкләр дә алып килгән иде.Уйный-уйный өйрәнеп алган белем -күнекмәләре балаларга киләчәктә үз-үзләрен сакларга ярдәм итсен иде. Җырларда җырланганча, шигырьләрдә сөйләнгәнчә юлларыбыз имин булсын, хәвеф-хәтәрләргә юлыкмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укучылар Сәрдекбаш ЮХИДИ инспекторы

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X