Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Оштырмада бер генә гаилә яши

Березняк авыл җирлегенә керүче Югары Оштырмада нибары бер гаилә яши. Якташлары, авылдашлары Хәтимә апа белән Фәрит абыйны юктан гына "патша-патшабикә" дип зурламыйдыр. Урман итәгендә, агачлар куенына сыенып утырган йортта гомер кичерүче әлеге матур парга шулкадәр килешеп тора әлеге сүзләр! Әлеге авылның табигате дә искиткеч. Шуның өчен бирегә килү белән иң...

Березняк авыл җирлегенә керүче Югары Оштырмада нибары бер гаилә яши. Якташлары, авылдашлары Хәтимә апа белән Фәрит абыйны юктан гына "патша-патшабикә" дип зурламыйдыр. Урман итәгендә, агачлар куенына сыенып утырган йортта гомер кичерүче әлеге матур парга шулкадәр килешеп тора әлеге сүзләр!
Әлеге авылның табигате дә искиткеч. Шуның өчен бирегә килү белән иң элек үпкәләрне тутырып, рәхәтләнеп саф һава суладык, ара-тирә очкалаучы бал кортлары, чебен-черкиләргә игътибар итмичә генә тирә-юньне күзәттек. Ул арада, безнең шушы матурлык белән хозурланып торуыбызны күрептер инде, йортларның берсеннән умартачы пәйда булды. Рәмис Шакиров үзе Рудник авылында яши, җәен исә монда килеп умарталар тота икән.
"Сеңлем, бал корты "үп" итмәсен"
-Табигать экологик яктан чиста, бал кортларына да азык күп биредә, шуның өчен әлеге авылга килдем, - ди Рәмис Шакиров. - Умарталарның саны шактый, барысын да яшь бала сыман тәрбияләп торырга кирәк. Бераз ялкаулансаң, яхшы бал уңышы алам, димә. Тик сак булыгыз, минем кортлар кызларга битараф түгел, "үп" итеп алмасыннар үзегезне.
Умартачының сүзен колак артыннан гына шудырып җибәреп, җирлек башлыгы Альбина апа белән Рәмис артыннан бакча тирәсенә юнәлдек. Исәбебез: умарталарны үз күзләребез белән күрү. Кычытканнарга өтелә-өтелә бакча эченә кереп кенә җиткән идек, әллә фотосурәткә төшәселәре килмәде шунда, әллә, чыннан да, кызларны "ярата"лар, бал кортлары бызылдашып өстебезгә килә башламасыннармы! Инде нишләргә? Алмагачлар арасында чәбәләнеп торган арада берсе муен тирәсенә "кунып" та өлгерде. Үз гомеремдә беренче тапкыр корт чагуы бит. Авыртудан күзләрдән яшь бөртекләре атылып чыкты, муеным шул арада кабарып шешеп чыкты. Андый вакытта башыңны тотып кая чабарга белмисең икән ул. Мин, минем арттан җирлек башлыгы капкага таба йөгерә-йөгерә хәлдән тайдык. Йөрәкнең лепелдәве дә явыз кортлардан шактый ераклашкач кына басыла алды. "Әйттем бит, тыңламадыгыз", - дип елмаеп озатып калды умартачы үзебезне.
Аңа җавап итеп: "Эх, абый, күрмәгәннең - күрәсе, күргәннең - качасы килә, дигәннәре әнә шулдыр инде ул, мөгаен", - дип әйтүдән башка сүз таба алмадым...
"Уштарма" - су башы, дигәнне аңлата
Елга башы, аның өске ягында урнашканга, әлеге авыл Югары Уштарма исемен ала. Вакытлар узган саен Югары Оштырма дип үзгәртелә. Бу хакта авылның бердәнбер, иң матур парлары Хәтимә апа һәм Фәрит абый Габидуллиннар сөйләде. Без кергәндә өлкәннәрнең баскыч төбендә гәҗит укып, дөнья хәлләре белән танышып, аң-белем туплап утырулары иде.
-Кунаклар бар икән. Әйдәгез, түрдән узыгыз, чәчәк балы белән чәйләп алырбыз, - дип өй эченә күпме кыстасалар да, ишегалдында, саф һавада гына сөйләшеп утырасы иттек.


Язманың дәвамын газетаның 6 август саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk