Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйттерделәр, сиптерделәр, Зур Кукмара көенә

"Җырлап ачыла күңел" район конкурсы кысаларында үткән "Әйттерәләр, сиптерәләр, Зур Кукмара көенә" дигән концерт-тамашадан һәркем зур канәгатьләнү хисе белән таралышты, дисәм, һич хата булмас.

Зур Кукмара авылының клубы кечкенә булганлыктан, әлеге җирлек үзешчәннәре чыгышы район Мәдәният йортында үтте. "Концертка билет калмаган инде", - дигәч, ышанасы килмәгән иде. Хак икән, зал тулы тамашачы каршында сынау уздылар алар. Булдырганнар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре: эш сәгатеннән соң 50гә якын "әртист"не (алар арасында Зур Кукмара гына түгел, Янсыбы, Иске Йорт авылы кешеләре дә, балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә, мәктәп укучылары, яшь балалы әниләр дә бар) җәлеп итеп, дистәгә якын гармунчыны туплап, эчтәлекле, ялыктырмыйча бер тында карый торган концерт-тамаша әзерләгәннәр. Ике сәгать дәвамында барган концерт барышында тамашачыларны көлдерә дә, елмайта да, уйландыра да, моңсуландыра да алдылар алар.
...Танылган тамада Әмир Хәләви ("Бабай") белән "Шатлык" балалар бакчасы мөдире Гөлфия Фазылова ("Әби") яшьлекләрен искә алып утырганда, кәрәзле телефон шалтырап, "оныклары" - Муса Гаянов үзенең кайтуын хәбәр итте һәм концертны башлап җибәрде. Теләкләре булса, бу "Әби" белән "Бабай"ны бүгеннән республикадагы теләсә кайсы танылган театрга эшкә алырлар иде, мөгаен. Кукмара сәнгать мәктәбе укучысы, узган ел ТР Президентының кулыннан бүләк алган Муса да районыбызның өметле җырчыларының берсе. Мөлаемлылыгы, үзенең яңгыравыклы матур тавышы белән шунда ук һәркемне әсир итеп, залда җылы атмосфера тудырды ул.
Халык беркөнлек җырлардан туеп, чын татар моңына сусаган икән. Юкса, авылның танылган үзешчәннәре Габдрахман Һадиев, Халидә Николаева, Гөлшат Галиева, Рамазан Садретдиновларны көчле алкышлар белән каршыламас иде. Инде ничә еллар буе сәхнә күрке булган Илсөяр апа Сираҗетдиновага да күз генә тимәсен, тавышы сәхнәгә генә сыеп калмыйча, бөтен залга тарала. Илназ Гайнетдинов башкаруында, инде онытыла барган "Керкәле таулары биек" дигән җырны да күптән ишеткән юк иде. Үзешчән композитор, йөзләгән көй иҗат иткән Илгиз Зариповның да яңа гына "табадан төшкән" җырлары яңгырады бу көнне.
Кукмарада, Казанда үтә торган бер генә концерт-спектакль премьерасын да калдырмаучы, җырчы-эшмәкәр ханым Ясирә Гарифуллина: "Күрәсеңме, тамашачы шигърияткә дә ничек сусаган, Регина башкаруындагы шигырьне тын да алмый тыңладылар", - дип соңыннан үз фикерен белдергән иде. Әйе, сәхнә бизәге булган, Зур Кукмара мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Регина Хәкимҗанова Уразай авылында гомер итүче Наилә Сәгъдиеваның "Афәт йөри" дигән шигырен укыганда чын мәгънәсендә тәннәр кымырҗыды, йөрәк еш-еш типте. Күпләрне уйланырга мәҗбүр иткән шигырьне яза гына түгел, җиренә җиткереп укый да белергә кирәк шул әле.
Теленә "шайтан төкергән" Илфат Тимергалиев залга төшеп, тамашачылар арасыннан: "Кайда сез, чын ирләр?" - дип өзгәләнеп эзләп йөрсә дә, берне генә таба алды. Халыкны сөйләве белән үзенә каратса да, безнең тамашачы андый турыдан-туры әңгәмәләргә ияләнмәгән шул әле. Аннан соң "Кыскалыкта-осталык" дигән әйтемне дә истән чыгарасы түгел иде.
"Шатлык" балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең чыгышларын һәркем елмаеп, яратып карады. Авылның "Сәйлән" җыр һәм бию ансамбле, "Бәләкәч" балалар бакчасы хезмәткәрләренең биюләре, Роза Шәмиева, яңа гына сәхнәгә менеп килүче Руслан Нәбиевның, Илүзә Хәбибуллинаның җырлаулары, концертны алып баручы Фаил Хәбибуллинның һәр чыгышны шигырь юллары белән "озатуы" да тамашачылар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
"Сәйлән", дигәннән, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гареева концерт тәмамлаганнан соң: "Сәйлән" җыр һәм бию ансамбле 20 елдан артык инде сәхнәдә, быел сезгә халык ансамбле исемен алу өчен тырышырга туры киләчәк, чөнки таләпләр катгый. Райондагы 11 коллектив бу исемне йөртә һәм бу - зур дәрәҗә. Быел әлеге ансамбль өчен дә махсус сәхнә костюмнары тектерәчәкбез", - дип сөендерде.
-Узган ел да "Авылның кадерен белик" дип аталган район конкурсында шушы залда аншлаг иде. Бүген дә безне хөрмәт итеп күпме тамашачы җыелган, рәхмәт сезгә, - диде концертны йомгаклап авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев. - Җирлектә нинди учреждение бар, һәркайсыннан хезмәткәрләр катнаша. Сәхнәдә укытучылар, эшмәкәрләр, тракторчы-шоферлар, пенсионерлар бар. Авылның мәдәният хезмәткәрләренә, аеруча Рузилә Зариповага аерым рәхмәт - сәхнә костюмнарын Балтачтан ук табып алып кайттылар. Алга таба да бердәм булып, авылыбызның данын югалтмыйча эшләргә, яшәргә язсын иде.
Соңыннан халык фойеда оештырылган "Кичке уен"да да күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X