Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәк ярасы

Шәһәргә барырга чыктым. Юл кырыенда торганда яныма затлы машина килеп туктады. -Сессияне тәмамлап кайтып киләм әле. Карт студент инде мин, утызга җитәм. Соңлап булса да, югары уку йортында белем алып йөрергә туры килә, - дип сүз башлады руль артындагы ир-егет. Яшь чырайлы күренсә дә, кыска итеп алынган чәчләре арасында чаларган...

Шәһәргә барырга чыктым. Юл кырыенда торганда яныма затлы машина килеп туктады.
-Сессияне тәмамлап кайтып киләм әле. Карт студент инде мин, утызга җитәм. Соңлап булса да, югары уку йортында белем алып йөрергә туры килә, - дип сүз башлады руль артындагы ир-егет. Яшь чырайлы күренсә дә, кыска итеп алынган чәчләре арасында чаларган бөртекләр җемелдәвенә игътибар итмичә калмадым. Күрәсең, дөнья башыннан сыйпамаган моның.
Күңеле күтәренке иде үзенең. Телефоннан абыйсы, әтисе, хатыны белән сөйләшеп алды.
-Сагынып көтәләр, - дип елмайды ул. - Юл уңаеннан авылга, әниемнең дә хәлен белергә кереп чыктым әле. Икенче абыемның гаиләсе белән яши ул.
Сораулы карашымны күреп, аңлатырга ашыкты:
-Әйе, әти белән әнием күптән аерылышканнар. Дөресрәге, әти безне ташлап китте. Миңа ул чагында дүрт яшь иде, тормышны аңларлык түгел идем әле, абыйларымның үксеп-үксеп елауларын гына хәтерлим. Үсә төшкәч, атасыз булуның ачы җимешләрен татырга туры килде. Яшьтәшләрем арасында бик кимсенә идем. Берүзенә өч баланы аякка бастыру җиңел булмаса да, әнием башкача кияүгә чыкмады. Әбиебез, ягъни кайнанасы бик яратты, өйдән җибәрмәде аны. Зирәк, тырыш карчык иде мәрхүмә. Безне үстерергә нык булышты. Ул язып биргән доганы әле дә кадерләп саклыйм, каберенә дә зиярәт кылабыз. - Юлдашым, күңеле тулудан бугай, бераз дәшми барды да, сөйләвен дәвам итте. -Үзебезгә дә кечкенәдән үк эшкә җигелергә туры килде. Олы абыем унсигез яшеннән тракторга утырды. Авыр хезмәт тәэсир итми калмагандыр: авырый хәзер, шәһәр табибларына күрсәтәсе булыр үзен. Мин мәктәптә "бик яхшы" һәм "яхшы" билгеләренә генә укысам да, институт турында хыяллана алмадым. Автомәктәптә шофер белгечлеге алганнан соң, армиядә хезмәт итеп кайттым. Шулчак икенче абыем белән мине әти үз янына чакыртып алды. Әтиле булу теләге көчледер инде: еллар буена җыелган рәнҗешне онытып, шәһәрдәге фатирына килеп сыендык. Үсеп җиткәч тә кирәк икән бит ул ата кеше. Бу вакытка ул өченче тапкыр өйләнгән иде инде. Ярый әле, бу хатынының бердәнбер улы читтә яши. Икенче хатыны исә зур проблемалар тудырган, әти аның кызын үзенеке итеп яздырганлыктан, фатирның бер өлешен таләп иткән. Әтигә шактый зур суммада акча түләп котылырга туры килгән. "Гаиләмне, үз балаларымны ташлап, бик ялгышканмын мин яшьлегемдә. Үткәннәрне кайтарып булсачы! Ярый әле, сез мине гафу итә алдыгыз", - ди хәзер.
-Әтиегезгә әниегез белән кушыласы гына бит юкса, - дип акыл өйрәткән булам.
-Әнием теләми шул. Кунакка кайтып йөрүенә каршы килми, хатыны белән кайтуына да сүз әйтми. Күз яшьләре күптән кибеп, бәгыре катканмы, әллә ачу-үпкәсен йотканмы - анысы безгә мәгълүм түгел.
Абыем белән икебезнең исә тормышларыбыз җайланды, әти эшләгән оешмага слесарьлар булып урнаштык. Эшем бер дә ошамады башта, шулкадәр тынгысыз: нинди генә авария булса да, иң элек безгә "эләгә". Төн йокысын бүлеп тә чакыртырга мөмкиннәр. Әкренләп күнектем, мастер дәрәҗәсенә күтәрелдем, читтән торып укырга кердем. Хезмәт хакын да әйбәт түлиләр. Берничә машина алыштырдым инде, тик фатир ала алмыйм әле, хатыным белән әти янында көн күрәбез. Абыем үз гаиләсен корып, аерым яши, ипотекага фатир алды. Без аның белән бик дус, бер йодрык кебек. Катлаулы проблемаларны да икебез җиңел генә хәл итәбез. Телефоныма да иң элек ул шалтыратты.
Менә шулай машина хуҗасының сөйләвен тыңлый-тыңлый баргач, ерак юл да кыска тоелды. Саубуллашканда әйткән сүзләреннән күңеленең һаман да яралы булуын аңладым мин аның:
-Кечкенә чагымда, әни белән кая да булса барырга чыкканда, юл читендә машиналарга кул күтәреп торганыбызны хәтерлим. Ә алар туктамыйча узып китәләр иде. "Әни, мин үскәч, үземә машина сатып алырмын, юлчыларны һич утыртмый калмам", - дия идем, еламаска тырышып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk