Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язның үз мәшәкате

Җиһанга яз Галиҗәнапләре аяк басып, киләчәккә өмет-ышанычлар белән кыш буе "йокымсырап" яткан күңелләрне уятса да, ул бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләр дә алып килә. Үз йортлары белән торучылар өчен бу арада бигрәк тә эш "кызу" - ишек алдына җыелган кар көртләрен чыгару, өй, каралты-кура нигезләрен, түбәләрне кардан чистарту, йорт тирәсенә канаулар казу мөһим...

Җиһанга яз Галиҗәнапләре аяк басып, киләчәккә өмет-ышанычлар белән кыш буе "йокымсырап" яткан күңелләрне уятса да, ул бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләр дә алып килә. Үз йортлары белән торучылар өчен бу арада бигрәк тә эш "кызу" - ишек алдына җыелган кар көртләрен чыгару, өй, каралты-кура нигезләрен, түбәләрне кардан чистарту, йорт тирәсенә канаулар казу мөһим эшләрнең берсе булып тора.
Авылларда гына түгел, район күләмендә дә язгы су басулардан, төрле бәла-казалардан саклану өчен күпкырлы эш алып барыла. Беренче тамчылар тама башлауга Кукмарадагы "Ремстройсервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт (җитәкчесе Раниф Сальманов) эшчеләре күпфатирлы йортларның түбәләреннән карларны төшерү эшенә тотындылар. Бу эшкә 12 эшче җәлеп ителгән. Әлеге оешма карамагында 132 күпкатлы йорт булса, шуларның 123ендә - кыек түбә. Ширкәт эшчеләре бу йортларның күбесенең түбәсеннән карларны, боз сөңгеләрен төшергәннәр инде. Ә калган түбә кыекларындагы кеше тормышы өчен куркыныч тудырган урыннарда боз, карларны чистартканнар.
Язгы кар сулары авылларда яшәүчеләр генә түгел, бистә халкы, җәяүлеләр өчен дә мәшәкать тудыра. Күп вакыт канауларга гына сыймыйча, урамнар буйлап аккан гөрләвекне ерып йөрергә туры килә. Поселок урамнарын тәртиптә тоту "Чиста шәһәр" җаваплылыгы чикләнгән ширкәткә йөкләнелгән.
-Быел төнлә суык, көндез җылы булганлыктан, кар сулары җиргә сеңеп бара. Шуңа күрә бистәнең Пенәгәр ягындагы урамнарын су басу куркынычы юк, - ди ширкәт җитәкчесе Фирдәил Шәрипов. - Су агу өчен калдырылган торбаларны ачуны төгәлләп киләбез. Барлыгы 16 эшче, 3 КамАЗ машинасы, 2 төягеч, 1 грейдер урамнардан карларны чыгару белән мәшгуль. Гагарин урамында кар катламы калын булганлыктан, биредә канаулар ачылмады әле, бу тирәдән карларны чыгару эше бара. Тукай урамын бер кат карап чыгасы бар. Поселокның кайсы урамында кар җебеп, машиналар йөрүе кыенлашса, шул урында кар түгү, кырдыру эшләрен башлап җибәрәбез. Халыктан бу турыда заявкалар алу өчен махсус дәфтәр дә булдырдык. Урамнарны чистарту белән берлектә чәчәк теплицасында да эш башланды, тишелеп чыккан үсентеләрне күчереп утырту бара.
Район территориясендә 38 күпер, су агу өчен юл аркылы салып калдырылган 270 торба исәпләнә. Аларны карап, тикшереп тору Саба юл идарәсенең Кукмара филиалына тапшырылган.
-Күперләрне барысын да тикшереп, кардан, боздан чистартып чыктык. Безнең карамактагы торбаларның 140ы бүгенге көнгә чистартылды. Эш дәвам итә. Язгы су басуларга каршы көрәшү өчен оешмада махсус комиссия төзелде, һәрбер юлга бригадалар бүленеп куелды, - ди әлеге оешманың инженеры Камил Әхтәмов.
Елгаларда боз китәргә, ташу агарга санаулы көннәр калып бара. Хәвеф-хәтәрсез, кешеләрне борчу-хәсрәтләргә салмыйча үтеп китсеннәр иде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X