Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләргә ни җитми?

Мәдәният, мәгариф, социаль яклау идарәләре, полиция, прокуратура, редакция хезмәткәрләре, өч төркемгә бүленеп, районның Түбән Үрәс, Важашур, Кәркәүч, Чарлы, Березняк, Урта Комар, Оштырма-Юмья, Поч. Кучук, Өркеш, Ятмас-Дусай, Нырты авыл җирлекләренә караган мәдәният йортларында, клубларында булып, мәдәният чараларының, яшьләр, балигъ булмаганнар белән эшләүнең, ата-аналар һәм укытучыларның төнге сәгатьләрдә кизүләргә чыгуларының үтәлешен тикшерде.

Район мәдәният идарәсенең әйдәп баручы методисты Р.Нигъмәтуллина, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге мөдире А.Сафина, прокурор ярдәмчесе Э.Хәбибрахманова, мәгариф идарәсенең иҗади эшләр үзәге методисты А.Төхвәтуллин, полиция участок вәкиле Н.Иванов белән берлектә без Урта Комар, Березняк, Оштырма-Юмья җирлекләренә караган Урта Комар, Салкын Чишмә, Югары Комар, Березняк, Иске Юмья, Оштырма-Юмья, Яңа Комар мәдәният учакларының эше белән таныштык.
Урта Комарда клубның сүтелгәненә өч елдан артык вакыт узып киткән. Бүгенге көндә зур чаралар урта мәктәптә уза. Яшьләрнең вакытларын кайда үткәргәнлекләре билгесез. Биредә яңа клуб төзелә башлады. Авыл яшьләренең күңел ачу урыны булачак бу бина быел төзелеп бетәр дип көтелә. Әлеге авылда дүрт яшүсмер балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесендә исәптә тора икән. Полициянең участок вәкиле Николай Иванов алар белән һәрвакыт элемтәдә торуы хакында әйтте.
Чираттагы тукталыш - Салкын Чишмә авылы. Без клубка килеп җиткәндә кичке сәгать 9 тулган иде. Мәдәният учагы мөдире Роза Матвеева кеше юклыкка зарланды, үзе ноутбуктан "Җырлыйк әле" тапшыруын карап утыра иде. Клубның эш планы да юк. Димәк, биредә мәдәни чаралар үтми дигән сүз.
Югары Комар авылының клубы артында егермеләп егет тәмәке пыскытып тора. Мәдәни учакның теннис өстәле ватык. Аны кем төзәтеп куярга тиештер, билгесез. Бильярд өстәлен сәхнәгә куйганнар. Клуб фойесында торса да була бит инде. Яшьләр спортны үз итмиләр, ахрысы. Клуб мөдире Тамара Иванова спорт кирәк-яраклары алырга акча юклыкка басым ясады. Төрле чараларны, дискотекаларны түләүле итеп оештырырга була бит, югыйсә.
Березняк мәдәният йортында яшьләр белән эш башкача оештырылган. Укытучы Фәнзилә Зәйнәгыева һәм ата-аналар арасыннан Гөлсинә Сафиуллина график буенча төнге кизүгә чыкканнар. Спорт уеннары да, төрле тематик кичәләр дә биредә еш оештырыла. Күптән түгел генә "Наркоманиягә каршы көрәш" акциясе үткәргәннәр. Мәдәният йорты директоры Кадрия Ногманова: "Яшьләр өчен төрле кызыклы чаралар оештырыла. Ата-аналар комитеты, медицина, полиция хезмәткәрләре, мәктәп коллективы белән даими элемтәдә торабыз", - ди. Эш планы буенча чаралар үтеп тора. Ул көнне Зәрә бәйрәменә әзерлек бара иде. Без киткәндә татарча уеннар белән оештырылган дискотека булып калды.
Иске Юмья авылы мәдәният йортына яшьләр төнге сәгать уннарда гына җыела башлый икән. Без килгәндә дискотека бара иде. Мәктәп укучылары клуб эченнән атылып чыгып, бина артына кача башлады. Араларында башка авыллардан да килүчеләр бар.
Яңа Комар клубында мөдир булып эшләүче Зөһрә Фәйзуллинадан кала беркем дә юк иде. Бу көнне кич дежурлык графигы буенча И.Гайфетдинов белән А.Шәрипов чыгарга тиеш булган. Тик икесенең берсе дә күренмәде. "Бездә башлангыч мәктәп кенә. Балалар да, аларның ата-аналары да кич клубка чыкмый", - ди Зөһрә ханым. График эленеп торып кына эш бара микән соң?! Ярты штатта хезмәт итүче клуб мөдиренең яшьләр белән тематик чаралар оештырмаганлыгы күренеп тора. Студентлар мәдәният учагының бакчасында гәп корып утырмаслар иде.
Оштырма-Юмья клубында да тыныч: биредә китапханәчедән кала күзгә беркем чалынмады. Яшьләр барысы да Иске Юмья авылы мәдәният йортына киткән булганнар.
Без дә кабаттан әлеге мәдәни учакка юнәлдек. Халыкның күплеге ерактан ук күренеп тора, мәдәният йорты тирәсен 30-40лап машина урап алган. Төнге сәгать 11. Бу вакытта барлык мәдәният учаклары бикләнергә тиеш. Җәмәгать урыныннан яшьләрне мәҗбүри чыгарырга туры килгәли икән. Ишекне директор Нина Антонова белән лейтенант Николай Иванов көч-хәл белән бикләделәр. Яшьләр таралышырга ашыкмый. Араларында салып алганнары да бар. Армиядән кайткан күрше авыл егете дә биредә булгач, урамда бәйрәм әле бик озак дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk