Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Яшьлегемнең актык минутында сезнең белән торып булмады”

Бу юллар Моталлап абыемның хатыннан алынды. Ул аның хәзергә хәтле сакланган бердәнбер хаты. Хат 1941 елның 24 ноябрендә язылып, безгә 1942 елның 11 гыйнварында килеп җитә. Хатның эчтәлеге: Исәнмесез, әти, әти һәм барча туганнарым, сеңелләрем. Сезгә сагынычлы сәламнәремне язып, рәхәт яшәвегезне теләп калам. Шулай ук түтәй белән җизнигә, барча күрше-күләннәргә...

Бу юллар Моталлап абыемның хатыннан алынды. Ул аның хәзергә хәтле сакланган бердәнбер хаты. Хат 1941 елның 24 ноябрендә язылып, безгә 1942 елның 11 гыйнварында килеп җитә. Хатның эчтәлеге:

Исәнмесез, әти, әти һәм барча туганнарым, сеңелләрем. Сезгә сагынычлы сәламнәремне язып, рәхәт яшәвегезне теләп калам. Шулай ук түтәй белән җизнигә, барча күрше-күләннәргә дә сәлам.

Сәлам соңында минем хәлне беләсегез килсә, хәзергә исән-сау, яхшы гына укып ятам. Сезне дә әйбәт кенә яшисездер, дип уйлыйм. Моннан алда сезгә язган хатта безне фронтка җибәрәләр, дип язган идем. Әле бу көнгә кадәр киткән юк. Кайчан һәм кая, мине кем итеп җибәрәселәре билгеле түгел. Әле җибәргән посылкагызны да алмадым. Алып булмаса, әрәм кала инде.

Ярый, хәзергә хуш, сау булыгыз. Кече сеңелләрем Сания белән Саймәгә сагынычлы сәлам. Сезгә берничә юл шигырь язам.

Сәлам язам, әткәй, сезгә,

Җылы җилләр тиздән тапшырсын.

Нинди сүзләр язган улым диеп,

Чәй эчкәндә аны укырсыз.

Эшем бетеп ялгыз калган чакта,

Урамнарда йөреп, вакыт уздырам.

Төн йокысын йокламыймын сезне уйлап,

Шулкадәрле сезне сагынам.

Елның авырлыгы билгеле иде,

Агачлар да яфрак коймады.

Яшьлегемнең актык минутында

Сезнең белән торып булмады.

... (Шигырь 8 куплеттан тора)

Ярый, хуш сау булыгыз

Сәлам белән улыгыз Моталлап.

27.11. 41 ел

Бу хатны язучы абыем Моталлап 1923 елда туган. Сугыш башланган көннәрдә аңа 18 яшь тулган. Тәкәнеш урта мәктәбен тәмамлап, кулына аттестат алуга аны 1 атнадан сугышка алганнар. Бу хатны ул Саратов өлкәсендәге хәрби училищедан җибәргән. Аннан аны фронтка озатканнар. Укчылар взводы командиры булган. 1943 елның март аенда хәбәрсез югалган. ("Хәтер китабы").

Абыем шигырьләр язарга, рәсемнәр ясарга сәләтле булган. Туганнарын, бигрәк тә кече сеңелләрен (6-7 нче балалар) - Сания апам белән мине бик яраткан. Сугышка киткән чакта абыем мине авыл башына хәтле күтәреп барган. Абыемның сакланган соңгы хаты безнең өчен бик кадерле. Мин аны кулыма алып укыган саен елыйм. Бигрәк яшьли киткән шул. Кайда икәнлеге дә билгесез.

Минем беренче абыем Габдулла да хөрмәткә лаек кеше иде. Ул 1920 елгы. Лубян урманчылык техникумын тәмамлауга аны армиягә алып, фин сугышына җибәргәннәр. Аннан кайткач, Бөек Ватан сугышына китә, анда каты яралана. 1943 елның декабрь аенда ул демобилизацияләнеп өйгә кайтты. Аның сугышчан дәрәҗәсе капитан булып, медальләре һәм Александр Невский ордены бар иде. Абыемның баш миендә снаряд кыйпылчыгы бар иде. Врачлар операция ясарга алынмаганнар, бәлки, 8-10 ел яшәү мөмкинлеге булуын әйткәннәр. Шулай булды да ул. Абыем 1953 елны 33 яшендә вафат булды. Ул бик туганчылыклы, ярдәмчел иде. Гармунда, аккордеонда татар халык көйләрен бик матур уйнап, урамнан узганда аңа сокланмаган кеше калмагандыр. Үзе дә бик матур иде шул.

Гомеренең соңгы елларында ул Кыргызстанда яшәде. Хатыны Валентина Богомолова чыгышы белән Кукмарадан. Анда да баянын еш кына кулына ала иде. Иң яраткан көе - "Рәйхан"ны уйнап, моңланган, сагышланган чаклары күп булды. Туган җирен бик сагынды шул.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Көн саен диярлек телевизор тапшыруларында ветераннарны күрсәтәләр, аларны зурлыйлар, хөрмәтлиләр. Газета-журналларда да шул турыда язалар.

Сугыш афәте кагылмаган бер капка да калмагандыр. Безнең авылдан да 168 кеше сугышка китеп, 66сы гына әйләнеп кайткан.

Бәйрәм якынайган саен күңелләрдә шатлыклы уйлар белән бергә сагыну-сагыш хисләре дә арта бара. Сакланган хатлар, фоторәсемнәр дә кулга алына. Күңел якыннарыбызны юксына. Бу сугыш афәтен яңадан күрергә язмасын иде дип телибез. Әйе, күкләребез һәрвакыт аяз булсын.

Саймә ХӘЕВА, Кәркәүч авылы

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxdVp4dVhQdU00TVp3NVBzdmhqZlR2RFJ0dEhTc1hWYUZJN3NWVkZEaVpUVlo5RjIxWTU1NXNsVVMtbVZrNk1jZUxwZnRRdUxxcHNZQkdBU0xzX29UMTlickFMVFFUU3BSbUtGam9fLU42NkI&b64e=2&sign=27030612dab3e0484dd0357f08f728ff&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk