Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яр Чаллыда яшәүче райондашларыбыз катнашында “Каләмдәшем-якташым” дигән очрашу чарасы үтте

Яр Чаллының Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә "Каләмдәшем-якташым" дигән очрашу чарасы узды. Аны биредә хезмәт куючы якташыбыз, китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре Гөлназ Шараева (Галимҗанова) оештырды. Әлеге очрашуда Кукмара районында туып-үскән, хәзер Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче каләм ияләре катнашты. Алар Чаллыда нибары өчәү икән:...

Яр Чаллының Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә "Каләмдәшем-якташым" дигән очрашу чарасы узды. Аны биредә хезмәт куючы якташыбыз, китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре Гөлназ Шараева (Галимҗанова) оештырды. Әлеге очрашуда Кукмара районында туып-үскән, хәзер Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче каләм ияләре катнашты. Алар Чаллыда нибары өчәү икән: Рәшит Бәшәр, Ризидә Гасыймова һәм Гөлназ Шараева. Рәшит Бәшәр - Татарстан Язучылар союзы әгъзасы, күренекле балалар язучысы булса, Ризидә Гасыймова - балалар өчен чыгып килә торган "Көмеш кыңгырау" газетасының җаваплы сәркатибе.

Чарада иҗат сөюче төрле мәктәп укучылары да катнашты. Әлеге очрашу Әдәбият елы һәм Яр Чаллы шәһәренең 85 еллык юбилее уңаеннан оештырылган.

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxcXlBbkppUzVKQXhqbkppNzVHX1ZMX2ZpTTdjLVljZHpRdXlQNjZqb1FPY0R2a0xoYnRaaVVOODBUUFdocmlQNFBLNEE2NEw2Q2g5R0NNMlV5dU1MX3FfUl9YazNjSE80bkJrQkhaVkFFX0owTkJYVExfUXpoVDR2OU43TDMtQ0VhR2YwcGU0ZVZBYw&b64e=2&sign=6f5dcaefab3ff705f1006fa49f4e3936&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X