Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янил авылында яшәүче Рәфкать Абдуллин җитмеш җидедә дә - чаңгыда

Янил авылында яшәп, инде 77 яшен тутырып килүче Рәфкать Абдуллинның һәркөн чаңгыда шууын күреп, аңа сокланмый мөмкин түгел. Аны күзәтеп йөргәннән соң, үземдә туган сорауларга җавап эзләп Рәфкать абыйларга юнәлдем. Ул мине ачык йөз белән каршы алды. - Тормыш юлыгыз турында сөйләп китегезче? Тумышыгыз белән кайсы яклардан? -Мин Балтач районы,...

Янил авылында яшәп, инде 77 яшен тутырып килүче Рәфкать Абдуллинның һәркөн чаңгыда шууын күреп, аңа сокланмый мөмкин түгел. Аны күзәтеп йөргәннән соң, үземдә туган сорауларга җавап эзләп Рәфкать абыйларга юнәлдем. Ул мине ачык йөз белән каршы алды.

- Тормыш юлыгыз турында сөйләп китегезче? Тумышыгыз белән кайсы яклардан?

-Мин Балтач районы, Куныр авылында дөньяга килгәнмен. Әтием сугышка китте, ә әнием колхозда эшенә йөрде. Мин дә 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 13 яшемдә колхозга эшкә кердем. 10 яшемдә инде бәрәңге казып, әбәд вакытында ашлар пешереп, әниемә алып бара идем.

- Ә спортка булган кызыксыну сездә кайчан уянды?

-Ул вакытларда спорт - физик эш иде инде ул. Кечкенәдән эшләп үстем, минем өчен спорт шул булды. Алай да мәктәптә белем алган вакытларымда чаңгы ярышларында катнашып килдем. Мәктәптә җиңү яулаганнан соң, мине район ярышларына җибәрделәр, ул чакта итекле чаңгылар иде әле.

-Сезнең тормыш иптәшегез Гатия ханым да спорт белән шөгыльләнә иде. Аның белән ничек таныштыгыз?

- Гатия минем күршемдә генә яши иде, чаңгы ярышларына без һәрвакыт бергә йөрдек. Шуннан хатын да булып куйды (елмая). Кызганычка каршы, ул безнең арабызда юк инде, аннан башка бик ямансу, бик сагындыра…

Армиядан кайткач, читтән торып, Свердловсктагы физик культура, хәрби әзерлек институтына укырга кердем. Ул вакытта Киров өлкәсендә эшли идем. Соңрак Кукмара аграр көллиятенә эшкә урнаштым. Анда физкультура укытучысы, директор урынбасары булып эшләдем. 23 ел эшләү дәверендә көллиятебез спорт буенча алдынгылар рәтендә булды. Тормыш иптәшем Гатия белән 30 яшьтән узгач, үз яшьтәшләребез арасында ГТО ярышларында район чемпионнары булып, республика ярышларында җиңүгә ирештек. Татарстан җыелма командасы булып барып, Идел буе өлкәләре ярышында беренче урынны яуладык. Ул вакытларда Брацк шәһәрендә узган СССР беренчелеге ярышларында да Гатия белән катнашырга туры килде.

-Белүемчә, Янил урта мәктәбендә дә эшләдегез?

-Әйе, анда 9 ел эшләдем. Эшләү дәверендә районда һәрвакыт призлы урыннарга ирештек. Янил мәктәбендә чемпионнар да бик күп булды.

-Спортта дәвамчыларыгыз да бардыр?

-Кызым, киявем, өч оныгым да - спортчылар. Кызым Рауза ГТО буенча район чемпионы булды. Оныгым Ләйсән Бәшәрова 7 сыйныфтан алып, 11 сыйныфка кадәр һәрбер төрдән дә чемпион булып калды.

-Мин сезнең һәркөн чаңгыда йөрүегезне күзәтәм. Димәк, сез сәламәтлектән зарланмыйсыз?

-47 ел хезмәт дәверендә бер генә тапкыр да больничный алганым булмады. Бүгенге көндә дә сәламәтлектән зарланмыйм, Аллага шөкер.

-Хәзерге балалар күбрәк компьютер, телевизор каршында утыруны кулайрак күрәләр. Сезнең аларга әйтер сүзегез бармы?

-Ялкауланмаска кирәк, спортка кызыксыну булырга тиеш. Хәрәкәттә - бәрәкәт диләр, бу бик дөрес сүзләр. Мин үзем компьютерның ни икәнен дә белмим, кирәк дип тә санамыйм. Спорт белән шөгыльләнәм һәм телевизордан спорт каналларын карыйм.

Рәфкать Абдуллин белән бик рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, вакытның үткәне сизелмәде дә. Ул миңа фотосурәтләрен, дипломнарын күрсәтте. Янил урта мәктәбендә эшләгән вакыттагы мәктәп журналларын әле һаман да саклый икән. 9 ел эшләү дәверендә, нибары биш укучыга гына чиреккә 3ле билгесе куйган. "Мин аларның кемнәр икәнен әле дә хәтерлим", - ди Рәфкать абый, шаян гына елмаеп. Зур дәрәҗәләргә ирешкән спортчы Рәфкать Абдуллин - безнең горурлыгыбыз ул.

Марсилә ФӘХЕРТДИНОВА, Янил мәктәбе укучысы

фото: http://greysanatomy-tv.ru/forum/21-330-29

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X