Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Ринат Мөхәммәтшинның изге эшләре калды

Мөселман халкы изге айларны зур әзерлек белән каршы ала. Олы бәйрәмебез - Корбан гаете безнең "Кояшкай" социаль приютында аеруча көтеп алына торган көн. Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки бу көнне иртәдән кичкә кадәр корбан итеп чалынган ит, тәм-том, җиләк-җимеш алып килеп, безнең балаларыбызны сөендерүчеләр күп була. Инде дистә елга якын...

Мөселман халкы изге айларны зур әзерлек белән каршы ала. Олы бәйрәмебез - Корбан гаете безнең "Кояшкай" социаль приютында аеруча көтеп алына торган көн. Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки бу көнне иртәдән кичкә кадәр корбан итеп чалынган ит, тәм-том, җиләк-җимеш алып килеп, безнең балаларыбызны сөендерүчеләр күп була. Инде дистә елга якын шул ризыклар белән өстәл әзерләп аш уздыру сөенечле вакыйгага әверелде.

Моннан берничә ел элек безнең приютка корбан ите, бик күп күчтәнәчләр алып килеп аш уздырган райондашыбыз, Казан каласында матур гомер кичергән, олы ихтирамга лаек Ринат Мөхәммәтшин болай дигән иде:"Балалар, мин быел Аллаһ каршындагы үз бурычымны үтәдем. Әйдәгез, бу изге эшне традициягә кертик. Мин үземнең гомерем беткәнче ел да Кукмарага кайтып, корбан чалып, сезнең белән бергә аш уздырырмын. Сез миңа үзегез теләгән әйберләрнең исемлеген бирерсез, мин бүләк ясармын".

Әйе, үз сүзендә торды Ринат абый. Ел саен кайтып ашын уздырды, кәрәзле телефоннар, музыкаль үзәк, зур туңдыргыч, ноутбук һәм башка бүләкләр алып килеп балаларны куандырды.

Ә быел аның соңгы изгелек кылуы булган икән. Шушы изге Корбан гаетендә, җомга көн аш уздырып, балаларга яхшы теләкләрен әйтеп, алар белән аралашканына, үз бурычын үтәгәненә куанып кайтып киткәч, аның вафат булуы турындагы күңелсез хәбәрне ишеттек.

Хөрмәтле Ринат абый! Сезнең арабызда булмавыгызга күңел һич ышанмый. Авыр туфрагыгыз җиңел, гүрләрегез якты булсын. Сез безнең янәшәбездә булмасагыз да, изге эшләрегез, якты истәлегегез йөрәгебездә сакланыр.

"Кояшкай" социаль приюты коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk