Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Наумир Сәмигуллин өчен быел икеләтә бәйрәм

Быел Яз безгә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын алып киләчәк. Без 70 ел инде көнне тыныч күк, якты кояш белән башлыйбыз. Сугыш еллары артта кала бара. Тарих аны үзенең елъязмасына теркәп куйды.Ләкин бу көн күпләрнең хәтерендә мәңге саклана. Олы ихтирамга лаеклы истәлекләре белән безнең дә данлы якташыбыз бар - ул ветеран...

Быел Яз безгә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын алып киләчәк. Без 70 ел инде көнне тыныч күк, якты кояш белән башлыйбыз. Сугыш еллары артта кала бара. Тарих аны үзенең елъязмасына теркәп куйды.Ләкин бу көн күпләрнең хәтерендә мәңге саклана.

Олы ихтирамга лаеклы истәлекләре белән безнең дә данлы якташыбыз бар - ул ветеран Нәүмир Сәмигуллин. Аның өчен быел икеләтә истәлекле бәйрәм - беренчесе 90 яшьлек юбилее булса, икенчесе - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Шушы көннәрдә без , Мәчкәрә урта мәктәбе коллективы исеменнән бер төркем укытучылар юбилярны бәйрәме белән котларга бардык. Ул бик шатланып, ихлас күңеленнән сөенеп каршы алды. Очраштык, күрештек, рәхәтләнеп сөйләштек. Ә Нәүмир абый зиһенле сөйләве белән безнең күңелләрдә зур соклану уятты. Туган якларны,мәктәптә эшләгән елларын сагынуын белдерде ул. Күпме сөйләсә дә тыңлап туймас идек кебек. Сугышның ачы газапларын җанының, тәненең һәр тамыры аша үткәргән ветеран тыйнак кына сөйләде дә, сөйләде. Ил өстенә ябырылган дәһшәтле сугышның кара кайгысын күп күрергә туры килә Наумир абыйга. Үзе дә бу сугышларда күп кенә тән җәрәхәтләре ала, бик авыр яраланып үлем белән дә тартыша ул. Шуңа да мондый ачы язмышларны беркайчан да, беркем дә башка күрмәсен иде, дигән теләген белдерде ул.

Мәчкәрә авылы халкы, укытучылар һәм укучылар, әти-әниләр батыр йөрәкле ветераныбыз- Наумир ага белән чиксез горурланабыз. Чыннан да зур тарихлы бу авылда Наумир абыйның тырышлыгы нәтиҗәсендә мәһабәт мәктәп бинасы калкып чыгу да авылыбыз өчен, районыбыз өчен зур дәрәҗә булган. Бүгенге көндә исә бу мәктәп аның исемен йөртә. Нәүмир абыйның талантлы каләме белән иҗат ителгән кабатланмас, дулкынландыргыч язмаларын укып та сокланасың. Без хөрмәтле ветеранның тагын күп еллар арабызда булуын телибез.

Җиңеп кайткан солдат !

Җиңеп була,

Солдат батырлыгы кылып кына.

Күп батырлар калган...

Исәннәр дә

Кайта алган батыр булып кына.

Альбина МӨХӘММӘТҖАНОВА, Мәчкәрә урта гомуми белем бирү мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk