Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел төнендә матур булу өчен берничә киңәш

Яңа елны каршылыйсы көнне хатын-кыз бөтен вакытын өстәл әзерләп үткәрә. Табын артына утырыр вакыт җиткәнче җеп өзәрлек тә хәл калмый. Әле чәчеңне җыярга, үзеңне тәртипкә китерергә кирәк. Шул максаттан, берничә киңәш тәкъдим итәбез. *Ике чәй кашыгы сөт өстенә бер чәй кашыгы вак итеп туралган петрушка салып яхшылап болгатабыз. 10 минут...

Яңа елны каршылыйсы көнне хатын-кыз бөтен вакытын өстәл әзерләп үткәрә. Табын артына утырыр вакыт җиткәнче җеп өзәрлек тә хәл калмый. Әле чәчеңне җыярга, үзеңне тәртипкә китерергә кирәк. Шул максаттан, берничә киңәш тәкъдим итәбез.

*Ике чәй кашыгы сөт өстенә бер чәй кашыгы вак итеп туралган петрушка салып яхшылап болгатабыз. 10 минут тирәсе торганнан соң, күз тирәсенә сөртеп, 15 минуттан соң җылымса су белән юып алабыз.

*Коры тиреле бит өчен бер чәй кашыгы балга бер йомырка сарысы кушып, күз тирәсенә, биткә сөртергә була. 10 минуттан соң җылы су белән юып алырга.

*Монысын алдан әзерләп куярга кирәк. Вак итеп туралган ярты стакан петрушканың өстенә кайнар су агызабыз. Суынгач сөзеп, боз шакмаклары ясау өчен кирәк булган махсус савытка салып, туңдыргычка куябыз. Бу боз кисәкләре белән көн саен иртән битегезне сөртсәгез, битегез нәфис, җыерчыкларсыз булыр. Арыган, талчыккан тирене сафландыру өчен дә бу ашыгыч ярдәм булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X