Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәй - сәламәтлекне ныгыту өчен иң кулай вакыт

Җәйге җылы көннәр сәламәтлекне ныгыту өчен иң кулай вакыт, - дип яза спорт ветераны Артур ЗӘКИЕВ. - Беренчедән, бакчаларда витаминнарга бай җиләк-җимеш, яшелчә, урман-болыннарда - файдалы үләннәр, чикләвек, гөлҗимеш үсә. (Шуны онытмагыз - үзләштергән калорияләр сарыф ителгәннәреннән кимрәк булырга тиеш). Икенчедән, җәй көне кешеләр табигать кочагына омтыла. Суда йөзү, велосипедта...

Җәйге җылы көннәр сәламәтлекне ныгыту өчен иң кулай вакыт, - дип яза спорт ветераны Артур ЗӘКИЕВ. - Беренчедән, бакчаларда витаминнарга бай җиләк-җимеш, яшелчә, урман-болыннарда - файдалы үләннәр, чикләвек, гөлҗимеш үсә. (Шуны онытмагыз - үзләштергән калорияләр сарыф ителгәннәреннән кимрәк булырга тиеш).

Икенчедән, җәй көне кешеләр табигать кочагына омтыла. Суда йөзү, велосипедта кросс уздыру дисеңме, хәрәкәтле уеннар, гимнастик күнегүләр, йога, медитация, җәяүле сәяхәтләр... Биредә олылар бала-чагаларга үрнәк һәм кумир булырга тиеш.

Өченчедән, гигиена таләпләрен үтәү зарур, көндәлек режим, тулы йокы һәм чыныгу күнекмәләре дә онытылмасын. Рухи яктан да, физик яктан да нык булу мөһим. Тормышта бу сыйфатлар гел кирәк. Шуңа күрә көненә берәп (кап) тәмәке тартып бетергән әти-әниләргә мин бик гаҗәпләнәм. Кемне баетасыз?! Уртача 60 сумны 365 көнгә тапкырласаң, елына 20000 сумнан артык тәмәкегә акча китә. Бу суммага бөтен гаиләгә җитәрлек спорт җиһазы яисә сәяхәткә юллама алырга мөмкин булыр иде. Әйе, хәзерге заманда кешенең сайлау мөмкинлекләре күп, фантазиясе көчле. Гармонияле яшик!

Физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнергә һәм начар гадәтләрдән арынырга теләүчеләрне һәр җомгада 18 сәгатьтә үзәк стадионда көтеп калам, - ди ул.

Шулай ук автор "Мин спорт дөньясында" дигән фотоконкурска 3 махсус приз әзерләгән. Активрак булыйк, дуслар.

фото: http://www.rosinka-camp.ru/news/?page=10

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk