Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

җәй кыска - эш күп

19 майда ТР Президенты Р.Миңнеханов катнашында авария хәлендәге йортлардан халыкны күчерү, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирүнең торышы турында видеоконференция үткәрелеп, бу өлкәдә Кукмара муниципаль районында эшләрнең торышы уңай яктан бәяләнде.

Быел 17,8 миллион сумга ремонтланасы 213 фатирлы алты йортның барысында да эш бара. Күбесендә инде канализация юллары ремонтланган, подъездларда буяу эшләре башкару, электр уты линияләрен сузасы гына калып бара. Степан Разин урамында 87нче, Ленин урамының 155нче, Эшчеләр тыкрыгы урамы 2нче, Коммунальная урамы 1нче йортларда битум түбәләр кыек, калай ябылган түбәләргә алыштырыла.
Һәр йортта ремонтның бәясе, нәрсәләр эшләргә планлаштырылганлыгы, ремонтның кайчан төгәлләнергә тиешлеге язып куелган. Әлбәттә, эш барышында проблемалар килеп чыкмый калмый. Ремонт эшләренә алынган "Техстрой" ширкәте җитәкчесе Ринат Ваһапов: "Шул проблемаларны чишәргә без бар бит!" - дип елмайды.
Ремонт эшләрен ягу сезонын башлаганчы төгәлләргә - район Башлыгы Р.Рәхмәтуллинның таләбе бу. Төзелеш материалларына кытлык юк, финанслау төгәл бара. Ремонтчылар эшне йорт хуҗаларына тапшырганда да елмаеп торырлар, шәт...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk