Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Валентин+Валентина=мәхәббәт

Кукмара бистәсендә яшәүче иң матур, иң бәхетле парларның берсе - Валентина һәм Валентин Ивановлар өчен 12 июль көне аеруча истәлекле. Керәшен халкының милли бәйрәме - Питрауда тормыш корып җибәрәләр һәм шул көннән икесе бер җан булып, иңнәрен-иңгә куеп бәхет атында чабалар алар. Бәйрәм алдыннан әлеге гаиләдә кунак булып, Валентина ханымның...

Кукмара бистәсендә яшәүче иң матур, иң бәхетле парларның берсе - Валентина һәм Валентин Ивановлар өчен 12 июль көне аеруча истәлекле. Керәшен халкының милли бәйрәме - Питрауда тормыш корып җибәрәләр һәм шул көннән икесе бер җан булып, иңнәрен-иңгә куеп бәхет атында чабалар алар.

Бәйрәм алдыннан әлеге гаиләдә кунак булып, Валентина ханымның кайнар беленнәре белән сыйланып кайтырга туры килде. Чәй өстәле артында да сүзебез яшәү көче бирүче олы, бөек хис - мәхәббәт, Валентина һәм Валентинның кабатланмас мәхәббәт тарихы турында барды.

...Октябрино авылының яшь, чибәр, өрлектәй таза егетләре Валентин белән Имаметдиннең Өркешкә кызлар янына, кичке уенга барышлары. Юл уңаеннан яшьләр Хасановка кибетенә сугыла. Бу вакытта исә әлеге авылда туй мәҗлесе гөрли торган була. Егетләрне дә чакыралар, билгеле. Әнә шунда очраталар да инде алар үзләренең насыйп ярларын.

-Ул көн әле бүгенгедәй хәтердә, - ди Валентин абый. - Ишегалды уртасында биеп йөрүче кыз - Валентинаны күрүгә тәннәрем эсселе-суыклы булып китте, йөрәгем тагын да ешрак, канатланыбрак тибә башлаган иде. Менә бит кайда икән ул мин эзләгән кыз! Баксаң, Имаметдиндә дә шундыйрак "хәл" икән - кызларның икенчесенә караган да, селкенергә дә кыймыйча, шаккатып тора. Булган икән бу, дим. Дустым сүзсез калган түгелме соң?! Кыяр-кыймас кына, күз аткан кызлар тирәсенәрәк елышабыз. Алар гына безне күрмиләр, һаман саен чырык-чырык көлешәләр. Читтән күзәтеп торучы кияү егете хәлне аңлап алды булса кирәк, безнең янга килде дә: "Кукмара кызлары, сөйгән ярымның сеңелкәшләре белән таныштырыйм әле үзегезне", - дип кызларны чакырып китерде. Әнә шул көннән соң Өркеш кызлары да онытылды, баштанаяк гашыйк булып, мин Валентина белән, ә Имаметдин Нина белән очраша башлады. Дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелеп, икебез дә ул кызларга өйләнеп, баҗайлар булдык.

-Исемнәребез дә бертөсле бит безнең, бер хәрефтә генә аерма бар. Танышкан вакытта да оялчан гына итеп күзләрне күзгә багып, көлешеп куйган идек, - дип, мәхәббәт тарихы хакында сөйләүне Валентина ханым дәвам итте. - Мин Валентинны бер күрүдә ошаттым. Туйда ук үзенең шаян сүзләре, уен-көлкегә хирыс булуы белән йөрәк түренә кереп оялады. Ике ел буе бик матур очрашып йөрдек, кышын концертларга, кинога бара, җәен исә табигать кочагына чыга идек. Көн саен мотоциклда 25 чакрым ара узып, минем яныма авылдан килеп йөрде ул. Хәзерге шикелле кәрәзле телефоннар заманы түгел бит: аны озаткач, төннәр буе йокламыйча, борчылып чыгам, икенче көнне кабат килүен түземсезләнеп көтә идем. Ике елдан соң, 12 июльдә Валентин минем әти-әнием янына килеп, өйләнешергә ризалык алды да, бергәләп Үрәсбаш авылына Питрау бәйрәменә кайтып киттек. Анда җырлап-биеп, рәхәтләнеп күңел ачтык, яңгыр яуганлыктан, "тимер ат"ыбызны калдырып, Октябринога җәяүләп атладык. Авылда акрын гына таң атып килә, урман буеннан җылы пар күтәрелә иде. Табигатьнең матурлыгына сокланып, мин бөтенләй сүзсез калдым. Күлдә аякларны чылаттык та, өйгә кердек. Булачак кайнана белән апа безне өстәлләр әзерләп каршы алдылар. Гаилә тормышыбыз әнә шулай башланды.

Балалары үсеп җитеп, аларны туган нигездән олы тормыш юлына очырган, яраткан әби-бабай булып оныклар тәрбияләүче әлеге парның күз карашларында әле һаман мәхәббәт очкыннары ялтырый.

-Аллага шөкер, гомер буе бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшәдек, хәзер дә "картым", "карчыгым", дип кенә торабыз, - диләр алар. - Икебез дә күп балалы, ишле гаиләдә үстек. Тырыш хезмәт белән көн күрү каныбызга сеңгән. Аннары хәрәкәттә - бәрәкәт, дигән гыйбарәне дә онытмаска кирәк.

-Әти белән әни лаеклы ялда булсалар да, беркайчан тик торганнары юк: җәйне аеруча көтеп алалар, иртәдән кичкә кадәр бакча тирәсендә кайнашалар. Күп итеп җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, хәтта өч төрле виноградлары да бар. Әти умарталар тота, аларны яшь баладай тәрбияли, - ди кызлары Светлана. - Сеңлем Ирина белән минем өчен һәрвакыт үрнәк булдылар алар. Сабырлыкларына, бер-берсенә карата булган җылы мөнәсәбәтләренә дә сокланмау мөмкин түгел. Вакыт булу белән көн саен тизрәк газиз кешеләребез янына ашыгабыз. Инде үзебезнең балалар булса да, әти-әни әле безгә бик кирәк!

Валентина һәм Валентин Ивановлар:

Бәхет ул - алма түгел. Аны бүлгәләп булмый. Бары тик тигез, парлы гаилә генә түгәрәк була.

Ике яктан да әти-әниләрне, туганнарны хөрмәт итеп яшәү, үзеңнең үткәндәге тормышыңны онытмау да мөһим. Шул очракта гына тормыш юллары җиңел, сикәлтәсез уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk