Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урлашу яхшыга илтми

Районыбызда электр энергиясен урлау очраклары, элеккеге еллар белән чагыштырганда, күпкә кимесә дә, тикшерү вакытында аерым хуҗалыкларда әле дә очраштыргалый. Электр энергиясен урлашуның төрләре үзгәргән саен, аларны тикшерү һәм табу юллары да камилләшеп бара. Куллануда бүген яшерен электр кабельләрен эзләп таба торган приборлар, компьютерлар, махсус җиһазлар бар. Ай саен Кукмара районы...

Районыбызда электр энергиясен урлау очраклары, элеккеге еллар белән чагыштырганда, күпкә кимесә дә, тикшерү вакытында аерым хуҗалыкларда әле дә очраштыргалый. Электр энергиясен урлашуның төрләре үзгәргән саен, аларны тикшерү һәм табу юллары да камилләшеп бара. Куллануда бүген яшерен электр кабельләрен эзләп таба торган приборлар, компьютерлар, махсус җиһазлар бар. Ай саен Кукмара районы электр челтәрендә электр энергиясе иң күп югалган торак пунктларны һәм район урамнарын ачыклау максатыннан анализ үткәрелә. Районның һәр торак пунктында трансформатор подстанцияләре урнаштырылган. Әлеге подстанцияләрдәге электр счетчиклары бу торак пунктларга һәм урамнарга киткән электр энергиясен хисаплыйлар һәм шул күрсәткечләргә карап, күпме электр энергиясе югалганын белеп була. Бүгенге көнгә иң күп электр энергиясе югала торган торак пунктлар исемлегендә: Кукмара поселогы, Зур Кукмара, Рудник, Киндеркүл, Өлге, Мәмәшир, Мәчкәрә, Чуллы, Кызыл Тау, Нырты, Төркәш, Чишмәбаш, Арпаяз, Ядегәр, Түбән Шәмәрдән авыллары бар. Агымдагы елның декабрь аенда Алабуга электр челтәре вәкилләре белән берлектә шушы авылларның һәм урамнарның берничәсендә рейдлар узды. Тикшерү барышында электр энергиясен урлау очраклары ачыкланды: Чишмәбаш авылындагы хужалыкта 39000, Төркәштә 9000, Кукмара бистәсендә яшәүче ике кулланучыга 10000 һәм 16000 сум күләмендә актлар төзелде. Электр энергиясен урлау гадел юл белән файдалануга караганда күпкә кыйммәткәрәк төшәчәген онытмыйк.

Кукмара район электр челтәренең исәпкә алу төркеме инженеры

Ришат Йөзмөхәммәтов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk