Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ураза гаете бәйрәме белән!

Мөхтәрәм райондашлар, дин мөбиндәге газиз кардәшләр! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән барчагызны да олуг бәйрәмебез - Ураза гаете уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм! Бөтен дөнья мөселманнары шатланып каршы алган изге мөбарәк ай инде тәмамланып та килә. Аллаһның рәхмәтенә, ярлыкавына ирешергә, Аның газабыннан котылырга зур мөмкинлекләр бирүче шушы фазыйләтле вакытны күпләр гыйбадәттә булып, саваплы...

Мөхтәрәм райондашлар, дин мөбиндәге газиз кардәшләр! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән барчагызны да олуг бәйрәмебез - Ураза гаете уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм!

Бөтен дөнья мөселманнары шатланып каршы алган изге мөбарәк ай инде тәмамланып та килә. Аллаһның рәхмәтенә, ярлыкавына ирешергә, Аның газабыннан котылырга зур мөмкинлекләр бирүче шушы фазыйләтле вакытны күпләр гыйбадәттә булып, саваплы гамәлләр кылырга тырышып үткәрде: мәчетләрдә тәравих намазлары укылды, ифтар мәҗлесләре үткәрелде, зәкәт-фитыр садакалары өләшенде...

Рамазан ае озын җәйге көннәргә туры килсә дә, быел ураза тотучылар күп булды. Олылар гына түгел, яшьләр дә шушы гыйбадәтнең асыл-мәгънәсенә төшенеп, аның әһәмиятен аңлап, ихлас ураза тоттылар. Аллага шөкер, андый яшьләребез дә елдан ел арта бара. Ураза тоту нәтиҗәсендә алар мохтаҗларның хәлен аңлады, башкаларга карата игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәнде, ризыкның, суның, башка Аллаһ нигъмәтләренең кадерен белде.

Шунысы да мөһим: Рамазан ае - ул мөэмин-мөселманнарны берләштерүче, кардәшлегебезне ныгытучы әһәмиятле бер чор. Ай дәвамында олысы-кечесе бергәләп авыз ачты, мәчетләргә килеп тәравих намазында катнашты, Аллаһны олылап көйле зикерләр башкарды. Хәзер инде моңсуланып, Рамазан ае белән саубуллашырга да вакыт җитте: әлвидаг, изге Рамазан, әлвидаг!

Ураза аенда ныгыган кардәшлек җепләре ел әйләнәсендә өзелмәсен, ихласлыкларыбыз сүрелмичә, Аллаһ ризалыгы өчен кылган гамәлләребез дәвамлы булсын, Ураза гыйбадәте нәтиҗәсендә пакьләнгән күңел-калебләребез иман нуры белән яктыртылып торсын, бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Ихтирам вә изге теләкләр белән Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт СӘМИГУЛЛИН.

фото: http://www.martu.ru/news/society/566/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk