Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыныч йокла, Илнар!

Зур өметләр белән Яңа елга әзерләнеп йөргән көннәрдә, мәдәният күгенең балкып янган йолдызы сүнде. Халыкара "Татар җыры", "Сандугач керде күңелгә", "Кукмара кышы" конкурслары лауреаты, күпсанлы мактаулы исемнәргә лаек булган, җыры белән үзен тыңлаучыларның иң тирәндә, йөрәк түрендә яткан нечкә кылларына кагылган, тамашачыларның рухи дөньясында аерым бер урынны биләгән, кабатланмас моң...

Зур өметләр белән Яңа елга әзерләнеп йөргән көннәрдә, мәдәният күгенең балкып янган йолдызы сүнде. Халыкара "Татар җыры", "Сандугач керде күңелгә", "Кукмара кышы" конкурслары лауреаты, күпсанлы мактаулы исемнәргә лаек булган, җыры белән үзен тыңлаучыларның иң тирәндә, йөрәк түрендә яткан нечкә кылларына кагылган, тамашачыларның рухи дөньясында аерым бер урынны биләгән, кабатланмас моң иясе, үзенең гадилеге, тыйнаклыгы, эчкерсезлеге белән хөрмәткә лаек булган яраткан хезмәттәшебез Илнар Камалиев арабыздан китте. Үзе китте, әмма аның якты истәлеге булып, искиткеч җыр-моңнары калды. Шушы авыр хәсрәтне күтәрергә Анурбек абый белән Фирая апага, сеңлесе Гөлнарага, әбисенә, барлык туганнарына, якыннарына Аллаһ зур сабырлыклар бирсен. Без, район Мәдәният йорты хемәткәрләре, ихлас күңелдән тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Илнар! Рәхмәт сиңа бу җиргә туганың өчен, җырларың, моңнарың өчен.

Син бу җирдә бик аз яшәдең, әмма безнең күңелләрдә озак сакланырсың. Синең авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын.

Китеп барды һич тә көтмәгәндә

Ышанырлык кына түгел лә.

Җыр-моңнарың, Илнар, әле озак

Сакланырлар безнең күңелдә.

Редакциядән: "Хезмәт даны" газетасы коллективы да мәрхүмнең әти-әнисе, туганнары һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk