Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туембаш мәктәбендә өч буын вәкилләре очрашты

Кышның соңгы ае төрле даталарга, бәйрәмнәргә бай. Әйтик, февральдә барлык уку йортларында да мәктәпне элеккеге елларда тәмамлаган укучыларның очрашулары уза. Күптән түгел ярты гасырлык тарихы булган Туембаш мәктәбендә дә өч буын вәкилләре очрашты. -Узган ел ясалган капиталь ремонттан соң мәктәбебез хәзер икенче яшьлеген кичерә. Ремонт вакытында түбәне дә алмаштырган идек,...

Кышның соңгы ае төрле даталарга, бәйрәмнәргә бай. Әйтик, февральдә барлык уку йортларында да мәктәпне элеккеге елларда тәмамлаган укучыларның очрашулары уза. Күптән түгел ярты гасырлык тарихы булган Туембаш мәктәбендә дә өч буын вәкилләре очрашты.

-Узган ел ясалган капиталь ремонттан соң мәктәбебез хәзер икенче яшьлеген кичерә. Ремонт вакытында түбәне дә алмаштырган идек, шунда чормадан кызыклы гына экспонатлар табылды. Алар арасында укучыларның моннан 30-40 ел элек язылган дәфтәрләре, уку әсбаплары да бар иде. Ул дәфтәр ияләренең балалары - хәзерге мәктәп укучылары булып чыкты, истәлекле табылдыкларны балалары аша үзләренә тапшырдык, - дип сөйләде мәктәп директоры Нурфия Зыятдинова. - Ә иң кызыгы: ремонт вакытында укучыларыбыз чормадан төшергән балчыкны 50 ел элек аларның әби-бабайлары менгергән булган! Шулай итеп, мәктәпкә беренче нигез салучы укытучыларны, студентларны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын бер мәйданда очраштырырга булдык. Әмма Туембаш һәм Чуллы авылларын мәгърифәтле итүгә үз өлешләрен керткән күп кенә остазлар инде вафат икән. Кызганыч, алар үз куллары белән торгызган белем йортының бәхетле язмышын күрми калдылар.

Сәхнәләштерелгән күренешләр, концерт номерлары, чыгышлар белән түгәрәк өстәл артында үрелеп барган әлеге чарага республиканың, районыбызның төрле төбәкләреннән кунаклар кайткан иде. Мәктәпне 1960-66 елларда тәмамлаучылар бер-берсен: "Инде 50 ел күрешкәнебез юк иде!" - дип сәламләделәр. Хәзер Латвиянең Рига шәһәрендә яшәүче Сөләйман Вәккасов исә бәйрәмгә кайта алмаса да, кичә барышында телефон аша шалтыратып, укытучылары һәм сыйныфташларына котлау сүзләре юллады.

Ләбибә НАСЫЙРОВА:

-Педагогика өлкәсендә 50 ел гомеремне уздырдым, шуның чәчәк кебек вакыты Туембаш мәктәбенә туры килде. Мин монда рус телен укыттым, кырыс идем, "икеле" билгесе куйган чакларым да күп булды. Әмма укучыларыма төпле белем бирә алдым дип саныйм. 81 яшемне тутырып, хәзер Менделеевскида гомер итсәм дә, очрашуга хезмәттәшләремне, үзем укыткан балаларны бик сагынып кайттым. Алар минем өчен һаман да бала әле.

Гафифә САБИРҖАНОВА:

-Миңа Урта Азиянең Каракалпак җирлегендә дә, тагын кайларда гына укытырга туры килмәде. Тик Туембаш күңелемдә бер сихри урын биләп, яшьлегем хатирәсе булып калды. Бу мәктәп минем өчен олы тормышка старт урыны иде.

Әлфия СӘЙФУЛЛИНА:

-Туембашка юллама буенча укытырга килгәндә 19 яшьлек кыз идем. Мәктәп төзелгән вакытлар булганга, ишек төбендә кирпеч өелеп торуы бүгенгедәй күз алдымда. Илдә тормышлар авыр иде, 54 сум хезмәт хакына эшләдек. Бервакыт укучылар белән концерт куйган акчага бер балага итек тә алып кидерткән идек. Хәзер мәктәпнең яңарып, авылның гөрләп яшәвенә сокланам.

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X