Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төп максат - заманча белем бирү

Манзарас авылындагы урта мәктәп әле яңа гына ачылган кебек иде, баксаң, биш ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Белем йортының эченә узсаң, андагы чисталыкка, пөхтәлеккә, тәртипкә таң каласың. Кайсы гына катка күтәрелсәң дә, шаулап гөлләр чәчәк атып утыра, диварларда ник бер тап, ник бер төзек булмаган урын булсын, сыйныф бүлмәләрендә...

Мәктәптә көчле команда тупланган - 334 балага 45 мөгаллим белем һәм тәрбия бирә. Агымдагы елда мәктәп директоры "Безнең яхшы директор", ә җиде укытучы "Безнең яхшы укытучы" республика проектында җиңү яулап грантка ия була. Директорның укыту-тәрбия, милли мәсьәләләр, хуҗалык эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын Альбина Мөхәммәтова, Светлана Бурцева, Ләйсән Насыйрова, Илсур Камаловлар башкара.
-Укытучыларның барысы да мәгълүмати-коммуникатив технологияләр компетентлыгы буенча укыды, халыкара дистанцион курсларда белем алды. Мәктәбебез поликультура белем бирү моделе, электрон китаплардан файдалану буенча сынаулар узды. Көзге каникулдан соң телемәктәп проектын тормышка ашыру юнәлешендә эшләргә уйлыйбыз, - ди мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары Альбина Минемулла кызы. - Балалар интернет, Бөтенроссия конкурсларында актив катнашалар. КФУ уздырган олимпиадада 7 сыйныф укучысы Илгинә Мотыйгуллина җиңү яулады.
-Без районда бердәнбер компетентлык үзәге булып торабыз. Квалификацияне күтәрү институты белән тыгыз элемтәдә эшләвебез мәктәпнең матди базасын яхшыртырга ярдәм итте. Быел сынау формасында 7 сыйныфларга электрон китап белән эшләү тәкъдим ителгән иде. Әлеге яңалыкны бик хуплап каршы алдык. Үз эченә 38 китапны алган электрон җайланманы балалар да, укытучылар да дәресләрдә бик теләп куллана. Министрлык тарафыннан башлангыч сыйныфларга 4 мобиль класс кайтарылды. Аларның һәрберсендә 30ар нетбук бар. Чыдамлы, 180 градуска кадәр борыла торган нетбук төп фәннәрдән тыш, рәсем дәресе өчен дә уңайлы. Без акбур белән язып күнеккән тактаны хәзер заманча смарт-такталар алыштырды. Беренчедән, чисталык ягыннан бик яхшы, икенчедән, балаларның көндәлек билгеләре, нәтиҗәләр әлеге тактада күренеп тора, - дип яңалыклар белән таныштыра мәктәп директоры Азат Гарифуллин. - Безнең төп максат - балаларга заманча, сыйфатлы белем бирү һәм тиешле нәтиҗәләргә ирешү өчен әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тору. Укытучыларыбыз да бик тырыш - Нурия Хисамиеваның укучылары ел саен химия фәненнән бердәм дәүләт имтиханнарын йөз баллга тапшырып, медицина институтларына укырга керәләр. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сәвия Фәсхетдинованың да ике укучысы - Г.Абдуллина, Г.Гариповалар быел БДИдан йөзәр балл тупладылар. Даими рәвештә конкурс-бәйгеләрдә катнашабыз, район һәм республикакүләм олимпиадаларда призлы урыннар яулыйбыз, район Башлыгы стипендиясенә ия булган укучыларыбыз да шактый. Узган ел мәктәпне тәмамлаган укучыбыз Гөлнара Абдуллина ике ел рәттән "Авылның 100 талантлы баласы" проектында җиңү яулады, бүгенге көндә ул югары уку йортында белем ала.
"Ялкын", "Зилант" спорт мәктәпләре, мәктәптән тыш эшләр үзәге белән тыгыз элемтәдә торабыз. Спортта да уңышларыбыз күп - күптән түгел генә кикбоксинг буенча республика ярышында безнең команда икенче урынны алып кайтты.
Яңа төр җайланмалар
География бүлмәсенә географик мониторинг урнаштырылган. Махсус җайланма ярдәмендә укучылар җир катламын, туфракны, һаваны, эчә торган суның составын тикшерәләр, базага кертәләр. Мәгълүматлар Арчада диагностикалана.
-Шунысы сөенечле: бүгенге көндә төньяк зонада бар да нормада, - диләр алар. - Без тикшерүне алга таба да дәвам итәчәкбез.
Медицина кабинетына "Армес" аппараты кайткан. Аның ярдәмендә укучыларның кан басымын, сулыш алуын, йөрәк тибешен, физик халәтен тикшерергә мөмкин. Нормадан тайпылышлар булган очракта, бала тиешле дәвалану алырга тиеш.
Музейда - тарих
Кайсы гына мәгариф учреждениесенә керсәк тә, тарихи почмак - музейларны читләп үтмибез. Нинди генә экспонатлар булмый анда - борынгы акча, талир тәңкәләр, халкыбызның үткәнен чагылдыручы тормыш-көнкүреш әйберләре, төрле язмалар... Манзарас урта мәктәбе музеенда да ниләр генә юк!
-Экспонатлар туплауда барлык мәктәп укучылары, укытучыларның өлеше зур булды. Авылның тарихын, күренекле шәхесләрне барлауга Сәвия Шәмсетдин кызы ярдәм итте, - ди музей җитәкчесе Лилия Мотыйгуллина. - Музейның бер өлеше якташыбыз Сабир Әхтәм улы Әхтәмовка багышланганлыктан, төп материаллар Бөек Ватан сугышы белән бәйле. Без Сабир ага янында еш кунак булабыз, ул үзе дә җае туры килгәндә балалар белән аралашырга кайтырга тырыша. Укучыларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү өчен музейлар бик кирәк.
Лилия Равил кызы тарих фәненнән белем бирә. Укучылар белән төрле фәнни-тикшерү эшләре алып баралар, тарихи бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый алар. Узган ел мөгаллимә Израильнең Иерусалим шәһәренә өйрәтү семинарына бара.
-Без халахост проблемаларына багышланган семинарда катнашып, эзләнү эшләре алып бару хакында беренчел мәгълүматлар алдык, музей оештыру мәсьәләләренә тукталдык. Теоретик белемнәр практик өлеш белән чиратлап алып барылганлыктан, сәфәр вакытында Халыкара дәрәҗәдәге музейлар белән дә танышу насыйп булды. Семинардан тәҗрибә уртаклашып, өйрәнеп, белемемне тагын да камилләштереп кайттым, - ди ул.
Китапханәдән кеше өзелми
-Ишекнең ябылып торганы юк, шуңа сөенәм. Тәнәфесләрдә, дәресләрдән соң укучылар китапханәгә бик теләп керәләр, үзләренә кирәкле матур әдәбият китабын гына түгел, газета-журналлар да укыйлар. "Мурзилка", "Миңа - 15", "Непоседа" журналларына сорау һәрчак зур. Интернет челтәренә тоташкан компьютер аша да балалар кирәкле мәгълүматлар туплыйлар, рефератлар әзерлиләр, - ди китапханәче Гөлназ Мөбарәкшина. - Электрон фонд булдырылгач, башка районнар белән элемтәгә чыгып, уку әсбапларын алардан да алып кайтабыз. Шунлыктан, барлык укучылар да дәреслекләр белән тәэмин ителгән.
Англиядә стажировка
Инглиз теле укытучысы Фазлыева Ләйсән Дамир кызы, "Алгарыш" программасы кысаларында грант отып, Бөекбританиянең Кембридж шәһәрендә бер ай стажерлык үтә.
-Без инглиз теленә өйрәтү буенча халыкара мәктәп базасында укыдык, аерым гаиләләрдә яшәдек. Кембридж - кечкенә генә университет шәһәрчеге. Шәһәр бик иске, аңа берничә йөз ел. И.Ньютон һәм башка күп кенә танылган шәхесләр биредә укыган. Студентлар бик күп. Кембриджда рус телендә сөйләшү бөтенләй юк, - ди ул. - Без бик күп укыдык, шимбә, якшәмбе көннәрендә ял итә идек. Бер ай уку дәверендә дүрт тапкыр Лондонда булдым, Олимпия уеннарын карарга, шәһәрнең истәлекле урыннарына экскурсияләргә бардым. Миңа белемемне күтәрүгә мөмкинлек тудырган һәркемгә рәхмәтем зур.
Укучылар - дәресләрдән соң
Мәктәптә "Оста куллар" һәм "Осталар илендә" дигән түгәрәкләр эшли. 2-9 сыйныфлар дәресләрдән соң әлеге түгәрәкләргә ашыгалар. Кул эшләнмәләре белән конкурсларда катнашып яуланган призлы урыннары да бихисап. "Сөйкемле Шүрәле" Бөтенроссия бәйгесендә, "Алтын куллар"да - беренче, "Милли хәзинә" республика конкурсыннан икенче урын алып кайталар. Җитәкчеләре Миләүшә Кайбушева һәм Светлана Бурцевалар да үз эшләренең осталары. Яңадан-яңа идеяләр уйлап табып, аны балалар белән бергә тормышка ашыралар. Хыяллары - балалар иҗаты музеен булдыру.
Туклану
Мәктәптә әти-әниләр белән берлектә комплекслы туклану оештырылган. Укучылар атнага ике тапкыр җиләк-җимешләр, бер тапкыр йогурт, көндәлек итле ризык ашый. Шулай ук камыр ризыкларына да төрлелек зур.
-Ян бакчабызда яшелчәләрне үзебез үстерәбез, теплицабыз да бар. Быел көзен "Агрохимсервис" җәмгыятенә икенче икмәк җыюда булыштык, алар исә безгә бәрәңге бирделәр, - ди Азат Харис улы. - Һәр бала тиешенчә тукланырга тиеш. Бары тик шул очракта гына аның белән шөгыльләнергә һәм уңышларга ирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk