Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәмле дә булсын, арзан да

Агрофирмалардан китерелгән 18700 тонна ашлык эшкәртелеп, саклауга урнаштырылса да, элеваторда эш күләме кимемәде. Катнаш азык цехында мөгезле эре терлекләр һәм дуңгызлар өчен өч төрле азык хәзерләнә. Ярма яру цехында җитештерелгән өч төрле продукциягә дә сорау зур. Икмәк пешерүчеләр дә эшсезлектән зарланмый: көн саен 1500 данә хуш исле, тәмле ипи кулланучыларга...

Сентябрь аенда биредә токмач ясау цехы да ачылды. Элеккеге янгын депосын яхшылап ремонтлап, кирәкле җиһазларны шунда урнаштырганнар. Сәгатенә 100 килограммга кадәр продукция җитештерү куәтенә ия икән алар. Өч төрле токмач җитештерелә. Югары сортлы оннан, бернинди азык өстәмәләре кушмыйча ясалган токмачның сыйфаты яхшы: үзе тәмле, суга салгач, таралып китми, экологик яктан чиста, чагыштырмача арзан да. Цех эшчеләре Руслан Хуҗин белән Валентина Егоровалар продукциянең югары сыйфатлы булуына зур игътибар бирәләр. Шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки хәзер кибет киштәләрендә азык-төлекнең ниндие генә юк. Токмачларның ассортименты да гаять бай: җаның ни тели, шуны сатып алырга мөмкин. Ә сыйфатсыз товарны сатып алучы әйләнеп уза. Шуңа кулланучылар базарында үз урыныңны югалтмас өчен, товар җитештергәндә сыйфат ягы беренче планда торырга тиеш.
Элеваторда токмач моңа кадәр читтән кайтарылган оннан ясалса, хәзер үзләрендә тартылган онны файдалана башлаганнар. Үзебезнең төбәктә үстерелгән ашлыктан хәзерләнгән чималны куллану продукциянең үзкыйммәтен киметүгә ярдәм итә, рентабельлелек арта.
-Бу цехлардан мөмкин кадәр күбрәк табыш алу өчен тырышабыз. Акча бик кирәк: урып-җыю чорында ашлык эшкәртүдә катнашучыларның хезмәт хаклары уртача 30 мең сум тәшкил итте. Безнең алда аны тиз арада түләп бетерү бурычы тора. Киләсе елның урак сезонына да хәзерләнәсебез бар. Шөкер, бер урында таптанмыйбыз: ашханә, кибет, пекарня, цехлар - барысы да эшләп тора. Киләчәккә яңа планнарыбыз да юк түгел, - ди элеватор җитәкчесе Радик Рәүзит улы.
Ул планнар да тормышка ашсын. Эшле булу - табышлы булу, дигән сүз бит, димәк, яңа үрләргә курыкмыйча менәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk