Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үткәннәр сагындыра

Түбән Чәбия элек юлсызлык ягыннан иң караңгы авыллардан саналса да, аның табигате, һәр кешесе күңелемә якын. Тәпи атлап киткән җирем, каз бибие саклаган су буйлары, авылымның чикләвекле урманнары, печән чапкан болыннарым, һәрбер аяк баскан җирем йөрәгемдә уелып, хәтер сандыгымда саклана. Күршебездә генә бер өйгә бөтен авыл халкы утырмага җыела торган...

Түбән Чәбия элек юлсызлык ягыннан иң караңгы авыллардан саналса да, аның табигате, һәр кешесе күңелемә якын. Тәпи атлап киткән җирем, каз бибие саклаган су буйлары, авылымның чикләвекле урманнары, печән чапкан болыннарым, һәрбер аяк баскан җирем йөрәгемдә уелып, хәтер сандыгымда саклана. Күршебездә генә бер өйгә бөтен авыл халкы утырмага җыела торган иде. Үзем дә бәйләү-чигүгә шунда өйрәндем. Нинди генә кул эшләре тотмыйлар да, нинди генә яңалык ишетмисең. Бервакыт авылда шау итеп хәбәр таралды. Имеш, урманда төрмәдән качкан яшел киемле кешеләр бар. Көннәрдән бер көнне әбием белән балта, ухалла арбасы алып утынга бардык. Әбием миннән алдан, ә мин аның артыннан урман эченәрәк керәбез. Карасам, каршымда сыгылып беткән сары җимешле куак. Нинди куак икәнен белмим. Бүре җиләге микән инде бу, ашый торган җимеш булса, кеше җыеп бетергән булыр иде, димен. Сокланып, кызыгып җимешләрен алып каптым. Әбиемә дә күрсәтмәкче булам. Үземчә хыялланып: "Ашый торган җиләк булса, бу куакны тамыры белән казып алып бакчага утыртам", - димен. Әмма әбиемне генә күздән югалттым. Ни күзем белән күрим: караңгы яшел костюм-чалбардан, сакал-мыек баскан ике озын ир-ат басып тора. Әйтерсең, мине күзәтеп торганнар. Атылып чаптым урман эченә. Әбием өчен дә куркам. Үзем әбиемнең балта шакылдаткан тавышын тыңламакчы булам. Әти дигән сүзне беренче мәртәбә менә шушы вакытта әйттем. Теге кешеләр безне күп дип белсеннәр өчен, бөтен көчемә урманны яңгыратып кычкырып кеше исемнәре саный башладым: "Әтием, әти, әбием, энем, Рафис", - дип кабатлый-кабатлый әбиемне эзләп таптым. Утынны тиз-тиз арбага төяп, таудан арбаны тыеп кайтып киттек. Суның аргы ягындагы тавыбыз бигрәк текә, Ходай саклагандыр инде.

Вакытлар узгач, теге җимеш куагының сырганак (облепиха) икәнен белдем. Еллар узып, авылга кайткач, ул урынны күзәтеп карап йөреп тә күрмәдем. Сырганак куагы ягына керә торган сукмак турысына машина юлы салганнар.

Рәйсә ӘГЪЛӘМҖАНОВА, Кукмара

фото: http://palata6.tomsk.ru/engine/print.php?newsid=774

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X