Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтиебез Нурфаяз Корбановны бик яратабыз

Минем әтием Рафаэль Корбанов Уразай авылында туып үсә. Хәзерге вакытта исә Байлангарда гомер итә. Ул һөнәре буенча электрик. 18 ел коммуналь хуҗалыкта электрик булып эшли, намуслы хезмәте өчен диплом, мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Ә 2011 елда Чирмешәндә узган электрикларның республика ярышында II урынны яулады. Әтием хәзер хезмәт юлын Кукмара металл-савыт-сабалар...

Минем әтием Рафаэль Корбанов Уразай авылында туып үсә. Хәзерге вакытта исә Байлангарда гомер итә. Ул һөнәре буенча электрик. 18 ел коммуналь хуҗалыкта электрик булып эшли, намуслы хезмәте өчен диплом, мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Ә 2011 елда Чирмешәндә узган электрикларның республика ярышында II урынны яулады. Әтием хәзер хезмәт юлын Кукмара металл-савыт-сабалар заводында дәвам итә. Әтиебезгә күптән түгел 50 яшь тулуга карамастан, ул әле нык энергияле, җитез һәм бар эшкә дә өлгерә.

Әтием бик тыныч холыклы, кешеләргә карата ихтирамлы. Ул әнисен, балаларын, туганнарын бик ярата, хөрмәт итә. Безне бигрәк тә кечкенә вакытта үзенә ияртеп йөрергә ярата иде.

Аңа язмыш сынауларын кичерергә туры килгән, ләкин ул безне - ике кызын бик яратып, кайгыртып яшәгән, начар юлларга кереп китмәгән. Без алты ел элек яңа гаилә булып яши башладык. Әниебез Фәния Балтач районыннан, һөнәре буенча укытучы. Хәзерге вакытта кечкенә энебезне, тәрбияли, хуҗабикә. Ул безне һәртөрле эшкә, әдәпкә, тәртипкә өйрәтә. Без яңа әниебез белән дус, матур яшибез. Нинди генә тәмле ашлар пешереп сыйламый ул безне. Хуҗалыкта йорт кошларын үстерү серләрен яхшы белә ул. Кечкенә энебез Кәримне дә бик яратабыз, ул безнең барыбызны да туганлаштырды. Олы апам Камилә Казанда тәрбияче булып эшли, ә Айсылу апам Казандагы сәүдә-икътисад техникумында гел "5"ле билгеләренә генә укый.

Безне гаиләне башка кайгы җиле какмасын иде, без тулы гаиләдә бәхетле булып, әти-әни тигезлегендә яшәсәк иде.

Алсу КОРБАНОВА, Байлангар урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы

фото http://lihachkraz.ru/yubilei/50-let

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk