Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбәтәйче кыз

Замана яшьләре ничек яши? Өлкән буын, әлбәттә, күпчелек егет-кызлар хакында кичке клубларда ял итә, начар эчтәлекле кинолар карый, дип җавап бирер. Әйдәгез, ашыкмыйк! Сәләтле, милли җанлы, тормышның тәмен тоеп яшәүче яшьләребез дә аз түгел. Кукмара 3нче урта мәктәбенең 10а сыйныфы укучысы Азалия Закированың оста кулларына күпләр таң кала. Гаиләләре белән...

Замана яшьләре ничек яши? Өлкән буын, әлбәттә, күпчелек егет-кызлар хакында кичке клубларда ял итә, начар эчтәлекле кинолар карый, дип җавап бирер. Әйдәгез, ашыкмыйк! Сәләтле, милли җанлы, тормышның тәмен тоеп яшәүче яшьләребез дә аз түгел. Кукмара 3нче урта мәктәбенең 10а сыйныфы укучысы Азалия Закированың оста кулларына күпләр таң кала. Гаиләләре белән түбәтәй тегеп чигәләр алар.
-Көненә 3не тегәбез, - ди ул. - Заказлар күп, ләкин 3тән арттырып булмый. Һәрберсенең чигелешен төрле итәргә тырышабыз. Татар кешесе өчен баш киеме бик мөһим ул. Халкыбызның чигү үрнәкләрен бик тырышып өйрәнәбез. Чиккән түбәтәйләребез чит өлкәләргә дә китә. Без моның белән бик горурланабыз. Әлеге түбәтәйләр дини һәм милли бәйрәмнәребезнең бер бизәге бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk