Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татулык сере нидә?

Кара-каршы йортларда ике гаилә яшәгән. Ләкин берсендә ир белән хатын, юктан гына тавыш чыгарып, гел әрләшеп торалар икән. . Тәмам чарасыз калган хатын беркөнне иренә әйткән: "Без нишләп һәрчак тавышланып торабыз соң? Әнә күршеләрне кара, аларның бер дә кычкырышканнарын күрмәссең. Берәр сере бар микән әллә? Бар, белеп кайт әле", -...

Кара-каршы йортларда ике гаилә яшәгән. Ләкин берсендә ир белән хатын, юктан гына тавыш чыгарып, гел әрләшеп торалар икән. . Тәмам чарасыз калган хатын беркөнне иренә әйткән: "Без нишләп һәрчак тавышланып торабыз соң? Әнә күршеләрне кара, аларның бер дә кычкырышканнарын күрмәссең. Берәр сере бар микән әллә? Бар, белеп кайт әле", - дигән.

Икенче көнне ир, күрше йортка барып, тәрәзәдән күзәтә башлый. Хуҗабикә өй җыештырып, тузан сөртеп йөри, ә йорт хуҗасы өстәл артында язу-сызу эшләре белән мәшгуль. Кинәт телефон шалтырый. Ир, ашыгып барганда, хатыны тузанын сөртеп куйган вазаны төшереп вата.

- Ии, кадерлем, зинһар кичерә күр. Бигрәк игътибарсыз инде мин: вазаны өстәл кырыена ук куйганмын. Хәзер пыяла ватыкларын җыеп алам, - ди хатын, бик борчылып. Аңа каршы ире: "Матурым, син мине гафу ит, ялгыш өстәлгә бәрелеп киттем". Күзәтеп торган ир, эшнең нидә икәнлеген аңлап, өенә йөгерә.

- Карчык, ни өчен гаугалы яшәгәнебезне аңладым: аларның ни генә булмасын икесе дә гаепле икән, безнең һәрвакыт икебез дә хаклы.

Фото: https://im1-tub-ru.yandex.net/i?id=3466c1bbe046d94e3f5bf7bf0ad1aaf3&n=33&h=190&w=286

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk