Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын да чибәр булыйм дисәң, матурлык салоннарына ашык!

Табигатьнең җанлануы гүзәл затларыбызга да йогынты ясамый калмый. Көннәр язга авышып, кояш үзенең нурларын мулрак сибә башлау белән, хатын-кызларыбызның күбесе матурлык салоны, чәчтарашханәләргә ашыга. Кемдер соңгы мода белән чәчен кистерә, яңа прическа ясата, каш-керфекләрен матурлый, тырнакларын буята... Боларның барысы өчен дә акча янчыгын шактый юкартырга туры килә, билгеле, әмма матурлык...

Табигатьнең җанлануы гүзәл затларыбызга да йогынты ясамый калмый. Көннәр язга авышып, кояш үзенең нурларын мулрак сибә башлау белән, хатын-кызларыбызның күбесе матурлык салоны, чәчтарашханәләргә ашыга. Кемдер соңгы мода белән чәчен кистерә, яңа прическа ясата, каш-керфекләрен матурлый, тырнакларын буята... Боларның барысы өчен дә акча янчыгын шактый юкартырга туры килә, билгеле, әмма матурлык - дөньяны коткарыр, дигәнне дә онытмаска кирәк бит, җәмәгать! Әнә бит безнең дә бер хезмәттәшебез күрше Нократ Аланындагы бер матурлык салонында булып кайтканнан соң, иртәдән кичкә кадәр май кояшыдай балкыпмы балкый...

-Чәчемне генә кистерермен, дип уйлаган идем, бер уңайдан кашларымны да тигезләп, атна-ун көн дәвамында юылмый торган махсус карандаш белән буядылар. Көзгедән үземнең яңа "йөзем"не күргәч, шулкадәр күңелем булды, шулкадәр сөендем ки, күкнең җиденче катына менгергәннәр диярсең?! Хәтта бер мең сум акчамны да һич кызганмый тапшырдым остага. Аның каравы, хәзер үземне иң чибәр хатын-кызларның берсе итеп тоям, - ди ул.

Бистәбездәге матурлык салоннары, чәчтарашханәләрдә хәлләр ничегрәк икән? Берничәсендә булып, аларда күрсәтелүче хезмәтләр, бәяләре белән кызыксынып кайттык әле. Шунысына игътибар иттек: кайсына гына кермә, чират. Әллә төш вакыты булгангамы, әллә, чыннан да язның тәэсире бар инде...

-Буш вакытларыбыз бик сирәк була, яшьләр дә, өлкәннәр дә бик теләп йөриләр, - диләр салон хезмәткәрләре. - Барлык хезмәтләр өчен дә бәяләр шул килеш калды бит.

Кайбер хезмәтләрнең бәяләренә тукталыйк. Хатын-кызлар чәчләрен 150 сумнан башлап кистерә ала. Ә бер матурлык салонында исә 180-250 сумга кисәләр. Прическалар ясау 350-900, химик юл белән бөдрәләтү 300-800 сум тирәсендә тирбәлә.

-Кулларны тәрбияләүгә һәрвакыт игътибар итәргә кирәк. Безнең салонда эшләүче белгеч маникюр гына ясап калмый, кулларга төрле тукландыргыч, дымландыру маскалары да ясарга өйрәтә, тырнакларны да үстерә, 400 сумга гельле лак белән дә буйый. Педикюрның бәясе исә бездә 600 сум тирәсе. Шулай ук бер уңайдан 100 сумга кашларга коррекция ясатырга, 30 сумга буятырга да мөмкин, - ди бер салон хезмәткәре.

Тәннәрен кара-кучкыл төскә кертәсе килгәннәр солярийларга йөри башлаган инде. Ультрафиолет нурлар астында булып чыгуның бер минуты өчен нибары 8-10 сум түләргә кирәк. Кәрәзле депиляция, битләрне ультратавыш һәм механик юл белән чистарту, керфекләрне биологик бөдрәләтү, пилинг, яшәртү процедуралары, көндезге һәм кичке макияжлар өчен дә ерак барасы түгел - һәммәсе Кукмарада бар.

-50 яшьтән узган гүзәл затларга матурлык салоннарына ешрак йөрергә киңәш итәр идем. Ә инде перманганатлы макияж ясатсаң, берничә ай дәвамында күз-кашларны һәм иреннәрне буйыйсы булмый, ул озак саклана, - ди Миләүшә Хәбибуллина. - Диңгез тозына берничә тамчы йод салынган ванна әзерләп, шунда кулларны тыгып торсагыз, тырнакларыгыз күпкә ныграк булыр. Ә инде саргайган тырнакларга ярдәмгә лимон согы килә. Ул ныгыту һәм агарту үзлекләренә ия. Сипкелле, тутлы битле кешеләргә язгы кояш нурлары карый башлау белән битләренә саклагыч кремнар сөртергә киңәш итәм. Ике-өч минутка лимон согы сөртү дә сипкелләрне тоныкландырырга ярдәм итә.

фото: http://womanskin.ru/page/98/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk