Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сүз иярә сүз чыга

Танышымны очраттым. Исәнләшеп, хәлләребезне белештек. -Ни эшләр бетереп йөрисең? - дим. -Бетергән эшләрем юк, - диде танышым. - Аллага шөкер, бар да бар. Илгә тынычлык бирсен, бик әйбәт яшибез. Без үскәндә мондый рәхәт тормыш төшебезгә дә кермәде. Менә энекәшебез генә авырып китте әле. Балалар аны Казан хастаханәсенә салып кайттылар. Бик...

Танышымны очраттым. Исәнләшеп, хәлләребезне белештек.

-Ни эшләр бетереп йөрисең? - дим.

-Бетергән эшләрем юк, - диде танышым. - Аллага шөкер, бар да бар. Илгә тынычлык бирсен, бик әйбәт яшибез. Без үскәндә мондый рәхәт тормыш төшебезгә дә кермәде. Менә энекәшебез генә авырып китте әле. Балалар аны Казан хастаханәсенә салып кайттылар. Бик эчте. Соңгы вакытта гел баш авырта дип зарланып йөрде. Күп авыру шул аракы белән тәмәкедән килеп чыга инде. Телевизордан, начар аракыдан агуланып байтак кеше үлгәнен сөйләделәр, шуны тыңладым. Эчкән кеше, эчәргә яраклымы-юкмы, сорап тормый шул, - дип тәмамлады ул үзенең сүзен.

- Шулай инде, көн туса, хәтәр-хәвефләр, фаҗигаләр туа, - дим. - Хәзерге техника заманында гаиләләре белән дистәләгән, йөзләгән кешеләр - кемнәрнеңдер кадерлеләре юкка чыгып, аларга түзә алмаслык кайгы килә. Техникалар аз булган вакытта да йөреп тордык, барасы җиребезгә барып, исән-сау әйләнеп кайта идек. Йорттагы кадерле кешеләребез дә безне борчылып көтеп тормадылар. Җәяүләп күп йөрергә туры килде. Барганда да, кайтканда да каршыма машиналар очрады. Күп вакыт ерак юллардан кайтып, Нократ Аланына килеп төшкәч, аптырап кала идем. Автовокзалга килүемә соңгы автобус киткән була яисә кышкы бураннарда аларны рейска чыгармыйлар. Бу очракта 25 километр араны төнлә җәяүләп үтәргә туры килә. Бер вакыт бураннан соң, юл ачылмаганлыктан, Нократ Аланыннан авылыбызга җәяүләп, төн уртасында кайтып җиткәнем булды. Әни ул вакытта: - "Әй, улым, ничек кайтып җитә алдың?" - дип, сөенеп каршылады. Танышым: - Ул вакытта велосипед та сирәк кешеләрдә генә иде бит, - дип әйтеп куйды.

-Нинди велосипед, аякка кияргә галуш та булмады. Түбән Шөнгә 6 сыйныфка кадәр чабата киеп йөреп укыдык. Язгы көннәрдә чабатага күтәртмә бәйләп йөри идек.

Танышым: - Күтәртмәм кителеп төшкәч, утырып елаганым булды. Чабатаны да сатып аласы иде бит.

-Анысын мин үзем хәл итә идем, чабатаны да, күтәртмәне дә үзем ясадым. Хәтеремдә: көзге пычракта Түбән Шөннән кайтканда, чылбырлы тракторга таккан чанага утырдык. Сөенечебезнең чиге юк. Нинди әйбәт тракторчы, туктатып утыртты бит, дибез. Ләкин юкка: тракторчы сазлы-күлдәвек уртасында тракторын туктатып, безне чанасыннан куып төшерде. Чанадан шул сазга сикереп төшәргә мәҗбүр булдык. Сазга батып, аягымны тартып чыгарганда чабатамның киндерәләре өзелеп, чабатам саз эчендә калды. Аны таба алмыйча оекбаштан гына кайтырга туры килде. Ул вакытта беребезгә дә башка зыян килмәде. Ачлы-туклы яшәгән чорыбызны искә алып, хәзергә шөкер итеп, бер-беребезгә исәнлек теләп танышым белән аерылыштык.

Мансур ХӘСӘНОВ,

Татар Толлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk