Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәламәт теш - саулык билгесе

Тигез, сау-сәламәт, ап-ак тешле булу турында кайсыбыз гына хыялланмый икән. Ләкин күп очракта бу хыяллар чынбарлыктан шактый ерак тора. Чөнки бик күпләр теш табибларына вакытында мөрәҗәгать итми, теге яки бу сәбәп табып, дәвалауны кичектереп килә. Әмма райондашларыбызның теш дәвалау поликлиникасындагы һәм Зур Сәрдек, Ядегәр, Лубян авылларындагы амбулатория-участок дәваханәсендәге табибларга елга...

Тешләрнең саргаеп китүе, кайнар яки салкын ризык капканнан соң сизгерлеге артуы, уртларының канап алуы - һәркемгә диярлек таныш күренеш. "Ашарга тешең бетсә, эшләргә көчең бетә", - дип халык мәкале юкка гына әйтми. Шуңа күрә аларны саклауга вакытында тиешле игътибар бирергә кирәклеген онытмыйк.
Районда шәхси эшмәкәрләрнең дә теш дәвалау кабинетлары берничә булса да, Кукмарадагы теш дәвалау поликлиникасыннан беркайчан да халык өзелми: кечесе дә, олысы да бирегә килә. Балаларның тешләренә профилактика өчен һәм урында дәвалау максатыннан поселоктагы 1нче номерлы гимназия, А.Булатов исемендәге күппрофильле лицей һәм Манзарас урта мәктәпләрендә уку йортлары җитәкчелеге стационар теш дәвалау кабинетлары булдырды. Аларда әлеге бүлек табиблары хезмәт күрсәтә.
Кукмарадагы теш дәвалау бүлеген утыз елга якын гомерен кешеләрнең тешләрен дәвалауга багышлаган югары категорияле табиб Р.Габдрахманов җитәкли. Халык арасында хөрмәт һәм абруй яулаган табибка авыруларны кабул итүдән тыш, мөдирлек вазыйфасын да "җигелеп" тартырга туры килә. Финанс мәсьәләләрен хәл итү, хуҗалык эшләрен алып бару, участоклардагы теш табибларының хезмәтен күз уңында тоту, теш дәвалау материаллары белән тоткарлыксыз тәэмин итү - мөдир эшенең төп бурычларының берсе. Моннан тыш җитәкче кешегә табиблардан югары сыйфатлы хезмәт таләп итү өчен иң элек белемең һәм осталыгың белән өстенрәк тору сорала бит әле.
Халыкара теш табиблары көне уңаеннан Равил Габделбәр улы белән очрашып, поликлиниканың бүгенге көне, соңгы вакытта булган яңалыклар турында сөйләшеп алдык.
-Бүлекнең матди-техник базасы көн таләпләренә җавап бирерлек. Кабинетлар кирәкле җиһазлар белән тулысынча җиһазландырылган. Район һәм үзәк дәваханә җитәкчелегенең ярдәме белән иске теш дәвалау җиһазлары яңаларына алыштырылды. Ядегәргә яңа, заманча җиһаз кайтарылды. Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты - тешләрне урында рентгенга төшерү өчен компьютер аппараты - радиовизиограф урнаштырдык. Ул, берьяктан, кыска вакытта табибларга казна эчендәге катлаулы процессларны ачыкларга ярдәм итсә, икенче яктан рентген хезмәте өчен үзәк дәваханәгә йөрергә мәҗбүр булган пациентларның вакытларын янга калдыра. Мондый аппаратура авыл районнарының теш дәвалау бүлекләрендә санаулы гына.
Бүлек югары сыйфатлы материаллар белән вакытында тәэмин ителә. Хәзерге вакытта цементлы пломбалар белән беррәттән яктылык ярдәмендә ныгытыла торган, биологик халәте һәм ныклыгы белән чын тешкә охшаш материаллар кулланыла. Тешнең формасын һәм төсен кабатлаучы әлеге пломбаларның үзенчәлеге шунда - алар үзләренә юнәлдерелгән ут яктысы ярдәмендә ныгыйлар. Тешләрне дәвалаганда авыртуны тойдырмый торган заманча препарат - анестетиклар кулланабыз. Районда яшәүчеләр арасында елга якынча 3-4 кешедә яман чир очрый. Авыз куышлыгындагы яман чирләрне үзвакытында махсус программа-онкотест ярдәмендә ачыклауны да авыл районнары арасында беренчеләрдән булып башлап җибәрдек.
Бүлектә барлыгы 36 кеше эшли. Коллективыбыз тырыш, зур тәҗрибәгә ия. 16 табибның 8е - I категория, шәфкать туташларының 8е - югары, калганнары II категорияле. 2012 елда Казан Дәүләт медицина Академиясе белгечләре тарафыннан табибларның белемнәрен күтәрү күчмә курслары оештырдык. Табиб-стоматологлардан - Т.Төхвәтуллин, М.Габбасов, Р.Рәхимуллин, теш табиблары - З.Хантимеров, яшь белгеч З.Мардановлар - безнең горурлыгыбыз.
Эштә туган көндәлек проблемалар үзвакытында уңай якка хәл ителә. Тиздән бинабызга ремонт эшләрен башлап җибәрергә планлаштырабыз.
Куйган максатларыбызга ирешкән саен күңел сөенә. Дәваханәбезнең республикадагы район поликлиникалары арасында даими рәвештә алдынгы урыннарда булуы да куанычлы.
Стоматолог, теш табибларының хезмәте җиңелләрдән түгел. Өстәвенә, авыруларның күбесе курку тойгысы кичерә. Болар барысы табибта киеренкелек халәте тудыра, аның йөрәге аша үтә. Пациентларны тынычландыру, аларга йомшак сүз белән, сыйфатлы хезмәт күрсәтү - безнең төп бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk