Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үрәсбаш авылыннан Галина Васильева мәктәпне тәмамлаганнан бирле фермада сыер сава

Авыл мәктәбендә укыганда фермага экскурсиягә төшкәнебез әле бүген дә истә. Сыер саву аппаратлары күтәргән апаларның эшләре белән кызыксынып, шуның кадәр сыерны ничек савып бетерәләр икән дип шаккатып кайткан идек. "Минем әни дә монда эшли", - дип мактанышып та алдык әле ул вакытта. Үрәсбаш авылыннан Галина Васильева да мәктәпне тәмамлаганнан бирле...

Авыл мәктәбендә укыганда фермага экскурсиягә төшкәнебез әле бүген дә истә. Сыер саву аппаратлары күтәргән апаларның эшләре белән кызыксынып, шуның кадәр сыерны ничек савып бетерәләр икән дип шаккатып кайткан идек. "Минем әни дә монда эшли", - дип мактанышып та алдык әле ул вакытта.

Үрәсбаш авылыннан Галина Васильева да мәктәпне тәмамлаганнан бирле фермада сыер сава. Шундый авыр хезмәттә бар яшьлеген үткәргән ул. Алай да тормышыннан зарлану, уфтану билгеләре чагылмады аның сүзләрендә.

-Әни гомер буе сыер савучы булып эшләде, хезмәтен бик ярата иде. Мин дә гел әнигә ияреп фермага йөрдем. Аннан кайтканда күрше әбиләре: "Йә, кызым, бүген ничә сыер саудың?" -дип сорагач, һәрвакыт "Бишне", - дигәнем хәтердә калган. Ни өчен бу санны әйткәнемне дә белмим, бәлки, "бишле" минем өчен бик зур сан булып күренгәндер. Мәктәптә "Кем булырга телисең?" дигән инша язганда да, сыер савучы хезмәтен атый идем, - ди Галина апа.

Күбрәк юрист, бизнесмен, журналист, артист, медик булырга телгән бүгенге көн яшьләренә бу иншаларны күрсәтсәң, ни әйтерләр иде икән. Билгеле, еллар узган саен вәзгыять үзгәрә шул. Яшьләрнең дөньяга карашлары да башкача формалаша. Бүгенге көндә фермаларда үз эшләренең партиотлары хезмәт куя дисәк тә дөрес булыр. Сыер савучыларның да уртача яше арта бара. Әмма нинди генә һөнәр иясе булсаң да, башкарган эшең күңелеңә ошарга тиеш. Чөнки хезмәтеңнән тәм тапмасаң, ул авыр йөккә әйләнә.

Галина Васильева маллар арасында кайнашырга ярата, шуңа фермага да теләп бара ул.

-Хәзерге вакытта эш күпкә җиңеләйде, чиләкле аппаратлар күтәреп йөрисе юк, вакытында ял итәбез. Хезмәттәшләрем дә бик әйбәт, һәрвакыт булышырга әзер, бердәм булып эшлибез, - дип хезмәтен күпме акларга тырышса да, беренче савымга иртәнге сәгать бишкә баруы гына да ни тора! Әле аңарчы өйдәге мал-туарны да ашатып китәргә кирәк.

-Кызлар тырыш, берсен мактап, берсен куярлык түгел. Беркем дә идеаль була алмый, әмма һәрбер кешедә уңай сыйфатларны күрә белергә кирәк. Эшкә вакытында киләләр, бер-берсенә ярдәмчел, дус-тату эшлиләр. Бәйрәмнәрне бергә үткәреп, күңелле яшиләр, - ди җитәкчеләре Ленар Андреев.

Авыл кешесенең үз хуҗалыгында да мәшәкате җитәрлек: мал-туарын, чебеш-тавыгын карыйсы, бакча эшенә дә җитешәсе. Галина апа да абзар тутырып терлек асрарга ярата, бакчасында бәрәңге, чөгендерен үстерә. Әнә, бертуганы Людмила апа да: "Маллар яныннан керми инде ул. Бакчадагы чәчәкләрне дә сарыкларга ашатырга мөмкин", - дип әйтеп куйды. Тик менә бәла-казалы булшган: сыерын, танасын югалткан. Маллары өчен күз яшьләре түккән. Шуңа күрә аның бүген зур хыялы - янәдән сыерлы булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk