Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җирне бозучылар җавапка тартылачак

Татарстан Республикасының "Россельхознадзор" идарәсе авыл хуҗалыгы җирләрендә ком, грунт, балчык һәм башка файдалы казылмалар алучыларга, санкцияләнмәгән урыннарда казу эшләре алып баручыларга карата күзәтү чаралары үткәрә. Туфракның уңдырышлы катламын боза һәм юкка чыгара торган әлеге эшләр авыл хуҗалыгы җирләренең кыйммәтен киметә, аларны әйләнештән чыгара. Ә бу җирләрнең яңадан торгызылуы өчен дистә,...

Татарстан Республикасының "Россельхознадзор" идарәсе авыл хуҗалыгы җирләрендә ком, грунт, балчык һәм башка файдалы казылмалар алучыларга, санкцияләнмәгән урыннарда казу эшләре алып баручыларга карата күзәтү чаралары үткәрә.

Туфракның уңдырышлы катламын боза һәм юкка чыгара торган әлеге эшләр авыл хуҗалыгы җирләренең кыйммәтен киметә, аларны әйләнештән чыгара. Ә бу җирләрнең яңадан торгызылуы өчен дистә, кайбер очракларда йөзәр ел кирәк булуы мөмкин.

-Идарә авыл хуҗалыгы җирләрендә санкцияләнмәгән карьерлар ачкан гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарту, шулай ук туфракка, табигый объектка салынган зыянны исәпләп, суд органнарына дәгъва гаризалары бирү хокукына ия, - ди идарәнең җирләрне күзәтү бүлегенең дәүләт инспекторы Рәүф Исмәгыйлев.

фото: http://trud-ost.ru/?p=148402

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X