Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәркемнең үз кешесе

70 яшь - гомернең җиде баскычы. Шушы җиде дистә ел эчендә эшсез узган көннәр булса да, ул бары тик беренче баскычка - сабыйлык чорына гына туры киләдер. Ә баскычның калган һәр басмасы тынгысыз хезмәт, игелекле эшләр белән, шәхси тормышта истә тугры хатын, кайгыртучан ана вазыйфаларын башкарып узган. Гомерне бушка, мәгънәсезгә...


Озак еллар җитәкче урыннарда эшләсә дә, без - район газетасы хезмәткәрләре аны беренче чиратта үзебезнең каләмдәшебез итеп кабул итәбез. Газета белән хезмәттәшлек итә башлавы узган гасырның 60нчы елларына ук барып тоташа. Шул вакытларның истәлеге итеп, редакциядән аңа - штаттан тыш хәбәрчегә юлланган хатны бик кадерләп саклый.
-Синерьда башлангыч мәктәп мөдире булып эшләгән чорда авылның күп кешеләре турында газетада язмаларым басылып чыкты. Аннан үземне ул вакытта нәшер ителгән "Заря коммунизма" газетасына эшкә чакырдылар. Соңрак "Хезмәт даны"нда тәрҗемәче, бүлек мөдире, җаваплы сәркатип вазыйфаларын башкардым, бер үк вакытта радиотапшырулар алып бардым. Коллектив бик тату иде, сөенеп, күңел биреп эшләдек. Редакция минем өчен иң яраткан хезмәт урыным булды, - дип искә ала үтелгән елларны Рәйсә ханым.
Җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, татарча да, русча да язарга сәләтле кызны 1976 елда КПСС райкомына эшкә тәкъдим итәләр, биредә ул 15 ел дәвамында башта пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире урынбасары, аннан бүлек мөдире булып хезмәт куя. Аннан 5 ел ЗАГС бүлеген җитәкли. Аның инициативасы белән ЗАГС бүлеге район хакимиятенең никах һәм гаилә бүлеге, ә соңрак социаль яклау бүлеге итеп үзгәртелә. Биредә инде Рәйсә Мөбарәкша кызы кебек актив, тынгысыз кешегә эшчәнлекне киң җәелдерү өчен зур мөмкинлекләр ачыла. Үзенең бөтен көчен, энергиясен халыкны социаль яклауның бербөтен структурасын булдыруга юнәлтә. Районда ике ел эчендә бер-бер артлы инвалид балаларны тернәкләндерү, гаиләгә һәм балаларга, халыкка (башлыча пенсионерларга һәм инвалидларга) социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре, приют, Поч.Кучукта картлар йорты ачыла. Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә иганәчеләр ярдәме белән тегү мастерское, чәчтараш, социаль кибет, ашханә, фитобар, китапханә һәм башка төр службалар булдыруга ирешә.
-Шөкер, күп кешегә ярдәмем тиде. Ә үзәкләрне ачканда күргән кыенлыклар инде онытылды, - ди Рәйсә ханым.
Без аны актив җәмәгать эшлеклесе буларак та беләбез. Күп тапкырлар поселок һәм район Советы депутаты итеп сайланды, төрле комиссияләр составында эшләде. Шулар арасында күңеленә иң якыны - 20 ел район хатын-кызлар Советын җитәкләү булды. Әлеге Совет каршында нинди генә курслар оештырылмады - кисү-тегү, өй шәфкать туташы, өй чәчтарашы, умартачылар, бакчачылар хәзерләү һәм башкалар. 4нче урта мәктәптә берничә ел рәттән кичләрен сәламәтләндерү группасы эшләде. Бик күп чаралар: тематик кичәләр, конкурслар, оста куллар, чәчәкләр күргәзмәләре, конференцияләр, спартакиадалар үткәрелде. Аларның һәркайсын оештыру, кешеләрне туплау, иганәчеләр табу өчен күпме вакыт, энергия кирәк бит.
-Бәлки ул дәрәҗәдә үк үзеңне эшкә багышларга кирәк булмагандыр, дип уйлыйм хәзер. Чөнки җәмәгать эшләренә гаиләгә бүленергә тиешле вакытның күп өлеше сарыф ителде бит, - ди юбиляр.
Әмма 20-30 елны кире чигереп булса, ул барыбер актив тормыш итү рәвешен сайлар иде миңа калса. Чөнки Рәйсә апа Баһавиева пассив булып, тормыш агымына гына ияреп яшәүчеләрдән түгел. Хәзер дә район ветераннар Советы каршында оештырылган "Ветеран" клубын җитәкләве - шуның бер мисалы түгел мени? Ике ел элек аның инициативасы белән ветераннар катнашында концерт оештырылган иде. Өлкән үзешчәннәребез әле дә төрле бәйрәмнәрдә үзләренең чыгышлары белән райондашларыбызны сөендерәләр. Аннан соң, Рәйсә апаның күп вакыты җәмәгать эшләренә, үз хезмәте вазыйфаларын башкаруга сарыф ителсә дә, бу аңа матур гаилә корырга, алтын баганасы - Расимы белән инде 48 ел дәвамында уртак тел табып яшәргә, өч бала алып кайтып, аларга яхшы тәрбия, белем бирергә бер дә комачауламаган.
-Хатын-кыз өчен иң зур бәхет - тәртипле балалар үстерү икән. Шөкер, берсе дә йөзебезгә кызыллык китермәде. Мин бүгенге тормышымнан бик канәгать, - дип сөенә ул.
Өлкән буын Баһавиевлар уллары Ленар, киленнәре Люция, бер яшьлек оныклары Камилә белән Манзараста тату гомер кичерәләр. Кызлары Әнисә белән Диләрә дә әти-әниләре өчен өзелеп тора. Тиктормас җанга өй тирәсендә дә эш җитәрлек. Ә җәен Рәйсә апа күбрәк бакчада кайнаша. Әле дә киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп аңа. Чөнки аны районыбызда белмәгән кеше сирәк. Хөрмәт итәләр, яраталар - ул моңа үзенең игелекле эш-гамәлләре, кешегә кылган яхшылыклары, күрсәткән ярдәме белән ирешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X