Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үрдерелгән бодай витаминнарга бай

Үрдерелгән бодай витаминнарга бик бай һәм сәламәтлеккә ифрат файдалы. Ул иммунитетны ныгыта, чәч, бит тиресен яхшырта. Бодайны үрдерү өчен аны юарга һәм суда 2-3 сәгать тотарга кирәк. Шуннан соң, суны түгеп, бодайлы савытны тыгызлап ябып куялар. Тәүлек дәвамында бодай бөртекләренең дымлылыгын тикшереп торырга кирәк: алар җитәрлек дымлылыкта булырга тиеш. Кирәк...

Үрдерелгән бодай витаминнарга бик бай һәм сәламәтлеккә ифрат файдалы. Ул иммунитетны ныгыта, чәч, бит тиресен яхшырта. Бодайны үрдерү өчен аны юарга һәм суда 2-3 сәгать тотарга кирәк. Шуннан соң, суны түгеп, бодайлы савытны тыгызлап ябып куялар. Тәүлек дәвамында бодай бөртекләренең дымлылыгын тикшереп торырга кирәк: алар җитәрлек дымлылыкта булырга тиеш. Кирәк булганда су өстәргә мөмкин. Суның температурасы 20-30 градус - никадәр җылырак булса, бөртекләр шулкадәр тизрәк үсә. Үргән үсентенең озынлыгы 0,5-1,5миллиметр булырга тиеш. Шул вакытта файдасы күбрәк була.

Үрдерелгән бодайны иттарткыч аша чыгарып, үсемлек мае яки бал кушарга мөмкин. Шуннан соң, кипкән җиләк-җимешне иттарткычтан чыгарып, әзер бодайга кушып болгатырга. Кипкән җиләк-җимеш өчтән бер өлеш, үргән бодай өчтән ике өлеш булырга тиеш. Шушы катнашманы, өсте ябылган савытка салып, ике атна буена суыткычта сакларга була. Бер ашаганда 50-100 грамм ашыйлар. Ул бик тәмле, туклыклы, ләкин шушы микъдардан күбрәк ашарга киңәш ителми, тиз туйдырачак.

Фото: http://cdnimage.zaman.com.tr/2013/07/03/gida10.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk