Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәрчак ачык йөзле

Аш-су бүлмәсендә көн буе кайнашсаң, билләһи, хәлдән таясың. Кайбер вакыт ризыгың әзерләнеп беткәч өстәл янына утырып ашыйсы да килми башлый хәтта - исеннән үк тамак ялгана. Ә менә поселоктагы "Татарстан" ресторанында пешекче ярдәмчесе вазыйфасын башкаручы Баһаветдинова Гөлниса Сәмигулла кызының 38 ел гомере гел бер урында, ул да булса кәстрүл, плитә...


Казанда пешекчеләр әзерләү техникумын тәмамлаганнан соң, 17 яшендә килә ул ресторанга.
-Аш-су остасы булган әниемнең йогынтысы зур булгангадырмы, ике дә уйламыйча, әлеге һөнәргә тартылдым һәм бер генә тапкыр да үкенмәдем. Апам Асия дә күп еллар ресторанда официант булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Хезмәтемне яратып башкаргач көннең узганы сизелми дә, әле генә эшкә киләбез, шул арада кич җитә. Җитәкчебез, бергә эшләүче хезмәттәшләрем дә бик әйбәт. Кызлар белән бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп эшлибез. Коллектив дус-тату булганда эш урынына атлап түгел, йөгереп киләсең икән ул, - ди Гөлниса ханым.
Пешекчедән иң ошатып әзерли торган ризыгы турында да сорамый кала алмадык. Бар эшне дә күңел биреп башкара, әмма үз куллары белән басып кискән токмачлы аш пешерергә аеруча ярата икән ул. Өенә кайткач та тәмле итеп аш-су әзерләргә өлгерә хуҗабикә, көн саен сагынып көтеп алалар аны. Юкка гына гаиләсе хакында сорашкач май кояшыдай йөзе балкып куймады шул...
-Аллага шөкер, гаилә тормышым бик әйбәт, - ди ул. -Ирем Рашит белән ике бала тәрбияләп үстердек. Кызыбыз Ризидә тормышта, оныгыбыз үсә. Улыбыз Русланның да үз шөгыле бар - ишек-тәрәзәләр ясау белән мавыга. Туйлар, юбилейлар вакытында соңарып та кайтасың, андый очракларда да гаиләм мине һәрвакыт аңлый. Өйдә тыныч мохит булганда эштә дә кәеф күтәренке була. Ходай тигезлектән аермасын, балалар хәсрәте күрергә язмасын, калганы үз җае белән әкрен генә бара ул.
Гөлниса Сәмигулла кызын өлкән пешекче Ирина Бәдретдинова да мактап бетерә алмады:
-Бик ышанычлы кеше, минем уң кулым ул. Без бергәләп инде 20 елдан артык эшлибез. Минем аннан беркайчан зарлану, офтану сүзе ишеткәнем юк. Һәрчак ачык йөзле ул. Табын әзерләүнең бөтен нечкәлекләрен белә, бар авырлык үзенә төшүгә дә карамастан, яшьләрне өйрәтергә дә өлгерә. Аның белән эшләве бик рәхәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X