Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның Люгдон авылына су-газ кермәгән, юл да юк

Әгәр юлыгыз Кукмарадан 24 чакрым ераклыктагы бу авылга төшсә, белеп торыгыз: сезне каршыгызга йөгереп чыгып каршы алачаклар. Ник дигәндә, 8 кешелек бу авылга чит-ят кеше сирәк килә. "Люгдон" дигән сүз исә удмурт теленнән "таң" дигәнне аңлата... Әрем тәме Люгдонга мин көн кичкә авышканда, коеп торган яңгыр яуганда килеп кердем. Түбән...

Әгәр юлыгыз Кукмарадан 24 чакрым ераклыктагы бу авылга төшсә, белеп торыгыз: сезне каршыгызга йөгереп чыгып каршы алачаклар. Ник дигәндә, 8 кешелек бу авылга чит-ят кеше сирәк килә. "Люгдон" дигән сүз исә удмурт теленнән "таң" дигәнне аңлата...

Әрем тәме

Люгдонга мин көн кичкә авышканда, коеп торган яңгыр яуганда килеп кердем. Түбән Үрәс җирлеге башлыгы Гөлсинә ханым белән тормыш иптәше Хәкимулла Гарифуллиннар мине бирегә җиңел машинада китерде - юешләнмәдем. Хәер, үз транспортың булмаса, Люгдонга барып та, аннан кайтып та булмый икән. Ә менә яңгырдан соң уянган Люгдон табигате, әйтерсең, әкияти манзара! Ул урманнан бөркелеп торган бал, хуш исле ылыс исләре дисеңме... Борыныма тагын бер ят ис "бәрелде": бөтнек бугай. Әллә күпләп бөтнек үстерәләр инде монда? Хисләнеп, үз-үземә сөйләнеп торганда Хәкимулла абый:

-Әрем исе ул. Урманда әрем исе әче була, - диде.

Авылның сихри тынлыгын кошлар сайравы, өере белән йөрүче бал кортлары гөжелдәве генә бүлә. Аяк асты хәтфә келәм. Як-якта биек дивар булып куе карурман җәелгән. Әмма бу матурлык бер мәлгә мине шомландырып та куйды: ничек курыкмыйча яшиләр икән монда? Бу авылда берничә сәгатькә генә тукталсам да, урманнан Тукайның Шүрәлесе, алтын тарагын эзләп йөрүче Су Анасы, тагын әллә кемнәре килеп чыгар төсле тоелды...

Табигате белән генә түгел, яшәеше белән дә үзгә ул Люгдон. Монда гомер итүче удмуртлар татар телендә бик иркен сөйләшә. Сан ягыннан кимүләренә карамастан, яңа йортлар төзи, искеләрен яңарта. Күпләп кәҗә, каз, чебеш асрыйлар.

Хәер, болар гына түгел, монда ясыйсы ачышларым, гаҗәпләнәселәрем алда булган икән әле...

"Әсирлектә яшибез"

Люгдонда, әйткәнемчә, нибары 8 кеше яши. Иң яшь кеше Виталий Егоровка 53 яшь булса, иң өлкәне саналган Валентина Васильевага 87 яшь тулган. Халык беркая эшләми, пенсия акчасына көн күрә. Авылда кибет, гыйбадәтханә, клуб - берсе дә юк. Аның каравы, таксофон куелган, ике кешегә чыбыклы телефон тоташтырылган. Һәркемдә кәрәзле телефон бар. Иң беренче тукталган йортыбыз Ивановлар гаиләсе булды.

-Без кунакларга сусаган инде. Ярый әле почта, азык-төлек белән сату итүче машиналар килә. Югыйсә, авылда транспорт бер генә кешедә бар. Быел авылның юбилее бит, аңа 85 яшь тулды, сез белеп килдегезме? - дип сүз башлады йорт хуҗасы Михаил абый.

Аның сүзләренә караганда, заманында Люгдон алга киткән авыллар рәтенә кергән. 22 хуҗалыклы, бер урамлы бу салада башлангыч мәктәп, "пожарный", тимерче алачыгы, зерносушилка, кибет, клуб, китапханә, ике буа, чишмәләр булуын да исәпкә алсаң, күз алдына шау-гөр килеп яшәгән Люгдон килеп баса.

-Башлангыч сыйныфлардан соң күрше авылга 7 чакрым араны җәяү йөреп укыдык. Аннары колхозда комбайнер булып эшләдем. Тора-бара берәр кая күченәсе килгән иде, әти Люгдоннан китмәде. Шулай табигать кочагында, әсирлектә яшәп калдык. Хәзер үкенүдән файда юк, - дип сөйләде Михаил абый.

Өйне биредә утын ягып җылыталар, су өчен урамда ике кое бар. Әмма люгдонлылар чишмәгә йөрергә ияләшкән. Михаил абый белән без дә, урман эченә ярты чакрым урманга кереп, йомшак сулы чишмәдән авыз иттек.

Төп байлыклары - гөмбә

82 яшьлек тыл һәм хезмәт ветераны Екатерина Мурзина без килгәндә яңа төзелеп килүче каралты-курасында мәш килеп ята иде.

-И-и, элек килгән булсагыз, хәлләр бар иде авылда. Бакча башында гына ындыр табагы гөрләп торды, колхозның мал утарлары бар иде. Гомер бакый төп байлыгыбыз гөмбә булды. Урманыбыздан җиләк-гөмбә җыючылар әле дә өзелми, - дип сөйләде ул.

Екатерина апа ике кыз бала тәрбияләп үстергән. Бүген берсе Омскида яшәсә, икенчесе - Лена тиздән пенсиягә чыгып, Люгдонга күченергә уйлый. Яңа каралты-кураны исә Себердә яшәүче нефтьче оныгы Славик торгызырга алынган. Ул да монда кайтып урнашмакчы икән. Күрәсең, кәҗә асрап кына яшәп булмас дигәндер, ахры.

Иске Очадан килен булып төшкән Варвара Бакина да сүгә кушылды:

-Люгдонның колхозы Иске Очаныкы белән берләшкәч кенә бетте ул. Аңарчы ындыр табагында эшләп көн күрдек. Элек урман эчендә яшәргә курыкмый идем, хәзер шүрлим. Быелгы кышны ничек чыгасы булыр. Авырырга да куркам, "Ашыгыч ярдәм" монда барыбер килеп җитә алмый...

Машина хуҗасы

Виталий Егоров - авылда пенсиягә чыкмаган бердәнбер кеше. Шәһәрара телефон кирәкме, йомыш төшәме - авылдашлары аңа гына йөгерә. Люгдонда машинасы, тракторы, сыеры булган бердәнбер кеше дә ул. Бүген Виталий Егоров апасы Людмилла белән әти-әниләре йортында яши. Күптән түгел янәшәдә тагын бер йорт җиткерә башлаганнар.

-Без дүрт кыз һәм бер малай үстек. Бертуганнарыбыз Удмуртия, Йошкар-Олага чыгып киттеләр, - ди Виталий Егоров. - Мин дөньяны армиядә вакытта, Хабаровскида хезмәт иткәндә күрдем. Аннары колхозда тракторист-механизатор булып эшләдем. Берзаман анда да түләү бетте, авыл халкы эш эзләп читкә китә башлады. Мине бал кортлары коткарды, хәзер дә шулар белән көн күрәм: 50 баштан артык умартам бар.

Егоровлар - гомерлек умартачылар. Виталийның әтисе Аркадий заманында урманда 100 баш умарта тоткан. Ул вакытта "Интернационал" хуҗалыгының да әлеге урманда зур гына умарталыгы булган. Хуҗалык рәисе Рауил Рәхмәтуллинның хезмәт хакы исәбенә бал өләшүен авылда әле дә сагынып искә алалар.

-Транспорт булу белән генә түгел шул, кыш көне юллар чистартылмый. Хәтта сайлауларда да кар ерып йөрибез... "Нива" машинама инде 5 ел тулды. Ансыз берничек булмый: картайдык, авырыйбыз, сырхауханәгә барырга башка җаебыз юк. Ә тракторыма инде 15 ел. Әйе, яшәргә кыен булса да, мин Люгдонның яшел урамнарына, тузансыз һавасына һәм тынычлыгына ияләшкән инде, - дип сөйләде Виталий Егоров.

Үз табиблары

Люгдонда туып-үскән Валерий Васильев - бүген Кукмарада яши. Ул күп еллар район үзәк дәваханәсендә балалар табибы булып эшләгән, хәзер шәхси медицина кабинеты тота.

-Менә бу - гаиләбезнең реликвияләре: Роман бабайның агротехника буенча имтихан тапшыру турындагы таныклыгы һәм фотокарточкасы, - диде ул. - Роман бабай Люгдонга нигез салучы да. Ул вакытта Югары Шөннән 22 гаиләнең урман буенда үз җирләре булган. Аны эшкәртү өчен алар бабаема ияреп бирегә килеп утырганнар. Люгдон дигән авыл шулай төзелгән. Колхозына килгәндә, мондагы мал утарында һәркемнең икешәр аты бар иде. Алар белән хуҗалыклар кайчан теләде, шунда файдалана алды. Кыскасы, авылда яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган иде. Мәктәп бинасындагы клубта хәтта кинофильмнар да күрсәтелде.

Ә халыкның Роман Васильевка иярүенә гаҗәпләнәсе юктыр, чөнки ул Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнашып, батальон командиры, Түбән Шөннең дәрәҗәле мөгаллиме булган кеше. Берәрсе сызланса яки биртелсә дә, кул-аякларын төзәтергә аңа килә торган булганнар. Улы Анатолий исә Люгдонда башлангыч мәктәпнең директоры булып эшләгән.

-Әтием Анатолий миңа туган нигезне ташламаска кушты. Ул 3 ел элек 87 яшендә вафат булды. Аның васыятен үтәп, мин Люгдондагы йортыбызны төзекләндерә башладым. Инде түбәсен алмаштырдым. Атнага өчәр тапкыр авылга кайтып киләм. Тора-бара бөтенләйгә күченмәкче булам. Җәен рәхәт Люгдонда, ә менә кышын - юлсызлык тилмертә. Аптырагач, Виталий Егоров белән икәү юлларны кардан үзебез ачтыра башладык, - ди Валерий Васильев. - Гаҗәп, әле Никита Хрущев заманында гына Люгдон "чәчәк атучы" авыл иде. Урманчы аның урманында бер корыган агач тотмады, ә хәзер андагы чытырманлыкка керерлек тә түгел. Авыл янында буасы, данлыклы чишмәсе дә бар иде, алары да бетте. Люгдон онытылып, үлеп баручы бер салага әйләнде. Безнең буыннан соң анда яшәүче дә калмас инде, - диде ул.

Хәер, нефтьче Славик кебекләр, яки яшьли чыгып киткәннәр кире әйләнеп кайта башласа, Люгдонның гомере, бәлки, озынаер да. Кем әйтмешли, анысын вакыт күрсәтер инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X