Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Меңъяшәр имән кешеләрнең битарафлыгына лаек түгел

-Ятмас-Дусай авылыннан Фарук абыегыз Монасыйпов әле бу. Урманыбыздагы меңъяшәр имәннең язмышы өчен әрнеп шалтыратуым сезгә. Телефоннан ишетелгән бу борчулы тавыш сискәндереп җибәрде. Ник дисәң, болытларга үрелгән киң колачлы агач янында үземнең дә булганым бар. Авылының тарихи истәлекләре белән таныштырып йөргәндә Фарук абый үзе алып барган иде безне анда. Гасырлар кичкән...

-Ятмас-Дусай авылыннан Фарук абыегыз Монасыйпов әле бу. Урманыбыздагы меңъяшәр имәннең язмышы өчен әрнеп шалтыратуым сезгә.

Телефоннан ишетелгән бу борчулы тавыш сискәндереп җибәрде. Ник дисәң, болытларга үрелгән киң колачлы агач янында үземнең дә булганым бар. Авылының тарихи истәлекләре белән таныштырып йөргәндә Фарук абый үзе алып барган иде безне анда. Гасырлар кичкән баһадир агачны күрүгә сокланудан һәм күңелгә килгән фәлсәфи уйлардан сулышым кысылды хәтта. Нинди генә вакыйгаларның шаһите булмагандыр ул! Агачлар телен аңламыйбыз шул.

Карт имән киртә белән әйләндереп алынган, шунда ук герой-шагыйрь Муса Җәлилнең имән турындагы шигыреннән өзек язылган элмәктакта куелган иде.

-Менә шул киртә җимерелгән, элмәтакта исә, сазга буялып бетеп, җирдә ята. Тирә-яктагы агачлар киселгән, аларны җыеп-җыештырып алмаганнар: үтеп йөрешле түгел. Имәннең бүрәнәдәй юан кайбер коры ботаклары салынган: кешеләр өстенә килеп төшүе бар. Болай булса, бу мәгърур табигать һәйкәле юкка чыгарга мөмкин. Пермьнән, Мәскәүдән кайткан кунаклар аны күреп гаҗәпләнеп киткәннәр иде. Имәнгә куркыныч янавы турында авылыбыздан чыккан абруйлы кешеләргә дә әйттем. Бер атна үткәч, трактор яллап, янә бардым имән янына. Бернинди үзгәреш булмавын күреп, йөрәгем әрнеде, - дип ачынып сөйләде әңгәмәдәшем.

Урман пәһлеваны тирәсендәге корыган агачларны кисүне Мишәбаш урманчылыгы башкарган икән. Җитәкчесе Рашат Гарәфетдинов моны телефон элемтәсе вакытында раслады.

-Имәнне кисә күрмәгез, дип кисәткән идек без аларны, - ди Ятмас Дусай авыл җирлеге башлыгы Фирая Гарифуллина.

Хәер, әлеге урман Нырты авыл җирлегенә карый икән. Бу табигать могҗизасын һәр авылның үзенеке итеп тоясы килүе бер дә гаҗәп түгел. Мишәбаш урманчылыгының урман сакчысы, Өркеш авылы ир-егете Альберт Гыйззәтуллин да:

-Төркәш авылы урманындагы имән турындагы әйтәсезме? - дип кабатлап сорады. -Әле генә шуннан кайттым. Хезмәттәшем Ринат Әхмәтҗанов белән көне буе шул урында эшләдек. Киртәсен төзекләндердек. Элмәтактасын исә яңартачакбыз. Бирегә килүчеләргә әйтер сүзем бар: үзләре артыннан чүп-чар калдырмасыннар иде. Имәннең үзенә бернинди зыян килмәгән, очындагы кайбер ботаклары гына сынып төшә башлаган. Бу соңгы еллардагы корылыкның тәэсире булса кирәк. Әллә картаямы? Дөньяда берни дә мәңгелек түгел бит.

Әйе, галимнәр аның яшен 350 ел чамасы дип билгеләсәләр, 500 яшь дип уйлаучылар да бар. Туган төбәгенең тарихы белән ихлас кызыксынучы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафыйк Заһидуллин исә 400 ел булыр, дип фаразлый.

-Урманда элгәре мондый 11 имән бар иде. 1978 елның галәмәт салкын кышында аларның унысы өшеп корыды. Исән калган шушысын киртәләп куйдык. Әлеге агач төбәгебезнең горурлыгына әйләнде. Бу арада анда барып булмады, чөнки өзлексез койган яңгырлар урман юлын машина үтмәслек итте. Ә урманчылар, әлбәттә, киселгән участокны җыештырып китәргә тиешләр иде, - диде ул. Бу хәлгә ачыклык кертергә вәгъдә бирде.

Тарихи агачны саклау турында җитәкчеләр генә кайгыртырга тиеш, дип уйлау ялгышлык булыр. Бу - һәркемнең вөҗдан эше.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://nastyamel.mypage.ru/pesni/gimn_derevyam.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X