Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбыз егетләре армиягә үзләре теләп китә

-Армия хезмәте узу яшенә җиткән уллары булган әти-әниләргә борчылыр урын юк - 12 ай шул арада үтеп китә, хәзер хезмәт итү шартлары да бермә-бер яхшы якка үзгәрде. Армиядә төп игътибар - хәрби хәзерлеккә бирелә. Солдатлар көндезге аштан соң йоклап алалар, ашханәдә кизү тору да юк, җыештыру эшләре дә башкармыйлар. Киткәндә...

-Армия хезмәте узу яшенә җиткән уллары булган әти-әниләргә борчылыр урын юк - 12 ай шул арада үтеп китә, хәзер хезмәт итү шартлары да бермә-бер яхшы якка үзгәрде. Армиядә төп игътибар - хәрби хәзерлеккә бирелә. Солдатлар көндезге аштан соң йоклап алалар, ашханәдә кизү тору да юк, җыештыру эшләре дә башкармыйлар. Киткәндә үк кәрәзле телефоннардан тыш, кирәк-яраклар салынган сумкалар, банк карталары белән дә тәэмин ителәләр, - ди район хәрби комиссары Равил Гафиев. - Көзге чакырылышта районыбызның 86 егете солдат итеге киячәк. Беренче төркемдә биш егет 5 октябрьдә Ростов якларына юл алды. Калининградтан Ерак Көнчыгышка, Североморск шәһәреннән Севастопольгә кадәрге барлык хәрби частьларда да егетләрне көтәләр. Һава десанты, коры җир гаскәрләре, хәрби-диңгез флотында хезмәт итүне сайлаучылар аеруча күп. Алдагы көннәрдә егетләребез Саратов, Екатеринбург, Самара, Мәскәү асты һәм башка хәрби частьләргә китәчәкләр. Шунысы сөенечле: хәзер армиягә баручы егетләрне эзләп йөрисе юк - һәрберсе үзләре киләләр. Солдатка алынучыларның күбесенең кулында транспорт йөртү таныклыгы бар. Шулай ук көллият, югары уку йортларын тәмамлаган егетләр дә шактый. Көзге чакырылышта армиягә китүче иң яшь егеткә - 18, иң өлкәненә 23 яшь.

Кукмарада яшәүче Алмаз Хәбибрахманов беренче гимназияне тәмамлаганнан соң, Казан энергетик техникумында укыган.

-Инде мәктәп елларында ук армиягә бару турында хыяллана идем, - ди ул. - Минем туган йорттан читтәрәк хезмәт итәсем, дөнья күреп кайтасым килә. Повестканы 15 ноябрьгә дип алып кайттым, кайсы хәрби частькә җибәрелүем хакында әлегә билгеле түгел. Иң мөһиме - дөньялар тыныч булсын.

Каенлыктан Рушан Хәлитов та армиягә Алмаз белән бер көнне китәчәк. Яр Чаллы шәһрендәге автомеханиклар хәзерләү техникумында 4 курста белем алучы егет укуын армиядән соң тәмамларга җыена.

-Бер ел булганда хезмәт итеп кайтыйм да, аннары тыныч күңел белән укып бетереп, диплом алырмын, - ди ул.

Кукмара егете Илья Белоусов күппрофильле лицейда урта белем алу белән эшкә урнашкан. Армиядән кайткач, берәр уку йортында белем алырга исәпли.

-Армиядә исә һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәсем килә. Медицина тикшеренүе уздым, сәламәтлегем дә яхшы, - ди Илья. - 21 ноябрьгә Псков өлкәсенә дигәннәр иде, тагын ничек булыр.

Солдатка алынучы егетләрнең әниләре борчылудан үз-үзенә урын таба алмый...

Лубяннан Ирина Козырева улын берьялгызы тәрбияләп үстергән.

-Ир балаң булгач, аны армия хезмәтенә дә озатасы икән әле ул. Улым Игорь бердәнбер таянычым, юанычым, - ди ул. - Бик еракларга гына җибәрмәсәләр ярар иде, дип телим. Армиядә егетләр чыныгып, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп кайта. Уңышлы гына хезмәт итәргә язсын үзләренә.

-Биш бала тәрбияләп үстердем, - ди Аман Оштырмадан Дамира ханым Баһаманова. - Бердәнбер улым Илназ быел көзен армиягә китә. Кукмара аграр көллиятендә укыды, кулында дипломы бар. Армиягә барам, дип кайтып әйткән көннән бирле борчылам инде, йөрәгем бер дә урынында түгел. Нишлисең, ир бала үз бурычын үтәргә тиеш. Аннары элек-электән Ватанга хезмәт итү изге, саваплы гамәлләрдән саналган. Иптәшләре белән бергә барып, сау-сәламәт, сабыр, бердәм булып, тыныч урыннарда хезмәт итеп кайтсыннар - бар теләгем шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X