Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз җәһәннәм казанында ике ай кайнаган

Үле шәһәрдә булганнан соң, тормыш мәгънәсе турында күбрәк уйлыйсың. Чернобыль атом электр станциясендә булган фаҗигагә 28 ел вакыт үткән булса да, әлеге сүзне ишетүгә тәннәр чымырдап куя. Ул вакытларда анда яшәүче халык ниләр кичергәнен хәтта күзаллавы да кыен. Интернет челтәрендәге рәсемнәр, фактлар уйланырга мәҗбүр итә. Радиоактив һәлакәтне бетерүгә никадәр сау-сәламәт...

Үле шәһәрдә булганнан соң, тормыш мәгънәсе турында күбрәк уйлыйсың.

Чернобыль атом электр станциясендә булган фаҗигагә 28 ел вакыт үткән булса да, әлеге сүзне ишетүгә тәннәр чымырдап куя. Ул вакытларда анда яшәүче халык ниләр кичергәнен хәтта күзаллавы да кыен. Интернет челтәрендәге рәсемнәр, фактлар уйланырга мәҗбүр итә. Радиоактив һәлакәтне бетерүгә никадәр сау-сәламәт кеше җәлеп ителеп, аларның киләчәге куркыныч астына куелган.

-Буп-буш шәһәр, зур чокыр казып күмелгән авыллар, бар тереклек тынып калган... Мондый күренеш бары тик киноларда гына буладыр дип уйлый идем, - ди Адай авылыннан Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашкан ветеран Рафыйк Хәсәнов. -Самолетта очканда ук урман полосасын күреп шаккаттык: җил белән радиациянең кайсы якка киткәне аермачык күренеп тора - ямь-яшел булып утырасы агачлар сап-сары иде.

Рафыйк абый һәлакәт булган урынга 1990 елда җибәрелә. Үзе шаяртып: "Бабай булгач, хезмәткә алындым", - ди. Билгеле, Ватан алдында биргән антыңа тугры калып, үз бурычыңны ничә яшьтә булуга карамастан үтәргә кирәк. Шул ук вакытта, акча эшләү ниятеннән, контракт нигезендә баручылар да булган. Әмма халык ул вакытта сәламәтлеген нинди куркыныч астына куюын аңладымы икән?

-Без кая барасыбызны алдан белмәдек, чөнки Әрмәнстанда да көчле җир тетрәү булган иде, кемнәрдер шунда ярдәм итәргә тиеш булды. Бер ай чамасы өйрәнүләр узганнан соң, Чернобыльгә билгеләндем. Фаҗига булган урынга 60 чакрым кала урнаштык. Күп вакытыбыз юлда үтте, ә шәһәр эчендә 15 минуттан артык торырга ярамый иде. Миңа махсус прибор ярдәмендә радиация күләмен билгеләү йөкләнде, шулай биредә күпме вакыт эшләргә яраклыгын ачыклый идек. Зарарлы матдәләр синең яныңда булмаска да мөмкин, ә бер адым читкә атладыңмы, прибор соңгы чиккә - кызыл тамгага җитә. Бигрәк тә аскы өлешләрдә, түбәнлекләрдә нурланыш көчле иде. Кайбер җирдә ике-өч минут булу да сәламәтлеккә зыянлы. Ә эш сәгате ахырында үзебезнең күпме зарарлану алганны язып бардылар, - дип сөйли ветеран.

Анда да бит кайчандыр тормыш кайнаган, матур киләчәк турында хыялланганнар. Ә бер мизгел боларның барысын да сызып ташлаган. Кешеләр туган йортларын, гомер буе туплаган мал-мөлкәтен, байлыгын калдырып, күченеп китәргә мәҗбүр булганнар. Үле шәһәр дип болай гына әйтелмәгәндер шул. Рафыйк абый да ялгыз йортлар, өем-өем булып калган, бернигә дә яраксыз техникалар турында сөйләде. Яшәү белән үлем арасында калганда матди кыйммәтләр арткы планга күчә шул. Бу фаҗиганең зыяны вакытлар үткәч сизелергә, организмда үзгәрешләр тудырырга, кеше сәламәтлеген какшатырга мөмкин, диләр.

-Кеше авырмыйча тормый инде ул. Күпмедер күләмдә радиация алу да эзсез генә узмыйдыр. Әмма Чернобыль шәһәрендә булу бигрәк тә психологик яктан зыян сала дип уйлыйм мин. Кеше үзен-үзе чирләтә, картайта, тизрәк үлемгә әзерли башлый. Хезмәттәшләрем арасында да хорафатка бирелүчеләр бар. Шөкер итәргә кирәк, Аллаһка ышаныч күңел халәтен көйли, яшәүгә өмет уята, - диде ул. Рафыйк абыйдан зарлану, бер үкенү сүзе дә ишетмәдем. Ул моны бары тик тормышында булырга тиеш булган бер вакыйга итеп кабул итә, кемнәрнедер гаепләп кенә әлеге вәзгыятьне үзгәртеп булмасын аңлый.

Чернобыльгә җибәрелгәнче төрле шәһәрләрдә эшләсә дә, ике ай хезмәт итеп кайткач, Рафыйк Хәсәнов авыл тормышын сайлый, колхозда төрле эшләр башкара. Ә бүгенге көндә энесе Минислам, килене Гөлия гаиләсендә иң хөрмәтле кеше ул.

-Абый бик сабыр, тыйнак. Акыллы киңәшләре, төпле фикерле булуы белән барыбызга да үрнәк булып тора. Ул безгә балаларыбызны тәрбияләүдә дә зур ярдәмче. Мәчеттә мөәзин вазыйфасын башкара, авыл халкының да аңа ышанычы зур, - ди энесе Минислам абый, горурланып.

Чыннан да, Рафыйк абыйның бала, өй җанлы булуы күренеп тора. Әнә бит, "җырлап" маташкан кечкенә генә Зөләйха да абыйсы кулларында тынычланып калды. "Рафыйк абыйны гына ярата ул", - диде, өч айлык сеңлесе янында бөтерелгән Исмал.

Якыннарың янәшәсендә, тыныч тормышта, саф һавалы, чиста табигатьле җирдә яшәүгә ни җитә дә бит... Әмма яшәешнең үз кагыйдәсе, билгеле бер хакыйкатьне аңлар өчен нәрсәне дә булса югалтырга туры килә. Буыннар алышыныр, Чернобыль фаҗигасе дә тарих битләрендә генә калыр, ә Табигать-Анабызга карата караш үзгәрерме икән?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk