Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда унбиш меңләп хезмәт һәм сугыш ветераны яши

Ветераннар советы районның унбиш меңләп хезмәт һәм сугыш ветераннарының мәнфәгатен кайгыртып яши. Сафлары сирәгәя барган Бөек Ватан сугышы ветераннары турында истәлек альбомнарын, китапларны саклыйбыз һәм тулыландырып торабыз. Әле менә сугыш чоры балаларының истәлекләрен җыйнап нәшер итәргә ниятлибез. Сугыш афәтләре - өлкән буын кичергән иң зур, кайгылы бәла бит ул. Бүгенге...

Ветераннар советы районның унбиш меңләп хезмәт һәм сугыш ветераннарының мәнфәгатен кайгыртып яши. Сафлары сирәгәя барган Бөек Ватан сугышы ветераннары турында истәлек альбомнарын, китапларны саклыйбыз һәм тулыландырып торабыз. Әле менә сугыш чоры балаларының истәлекләрен җыйнап нәшер итәргә ниятлибез. Сугыш афәтләре - өлкән буын кичергән иң зур, кайгылы бәла бит ул. Бүгенге көндә исән-имин булган 93 сугыш ветеранына Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә насыйп итсен.

Ветераннар Советында ел дәвамында 211 кешене кабул итеп, гозерләре тыңланды, борчыган сорауларына җавап алдылар. Безнең вәкаләттә булмаган мәсьәләләр белән алар эшләгән оешмаларга, муниципаль хакимият органнарына чыгабыз. Шөкер, мөмкин булган проблемалар уңай чишелеш таба. Гомумән, ветераннарның район советы югарыдагы һәм 57 урыннардагы оешмалар белән тыгыз бәйләнештә тора. Зур Кукмара (Рәшит Шәйхетдинов), Олыяз (Нургали Тимергалиев), Ядегәр (Фаиз Якупов), Манзарас (Мөхәммәтгали Шәрипов), Дусай (Вакыйф Фәйзрахманов), Зур Сәрдек (Шамил Закиров), Байлангар (Гөлфия Газизуллина) авыл җирлекләре, Кукмара 1нче гимназиясе (Рафак Якупов), эчке эшләр бүлеге (Ринат Миниятуллин), район мәгариф идарәсе (Римма Әхмәдиева) ветераннар советлары эшне нәтиҗәле итеп оештыралар.

Ветераннар мәктәпләрдә еш булып, яшь буынны тәрбияләүдә актив катнашалар, пенсионерларыбызның өч меңләбе район икътисадын ныгытуда армый-талмый эшләүләрен дәвам итәләр. Язгы чәчү, урып-җыю чорларында район советы каршында оешкан активистларыбыз белән хуҗалыкларда эш барышы белән кызыксынып, киңәшләребезне биреп тордык. Ветераннарның район советы утырышлары еш кына урыннарга чыгып үткәрелә, соңгысы "Дружба" агрофирмасында бик оешкан төстә үткән иде, алга таба Ядегәр, Олыяз, Югары Чура җирлекләрендә булырга исәплибез. Шушы арада гына өлкән яшьтәге ветераннарыбыз Лидия Чумаева (Кукмара), Мансур Гариповларның (Балыклы авылы) өйләрендә булдык, алар бик канәгать калдылар. Яшел Үзән районы "Майский" совхозына, Шәһри Болгарга экскурсияләр оештырдык, моның өчен без район хакимиятенә бит рәхмәтле.

Районыбыз ветераннары оешмасы республикада зур һәм дәрәҗәле оешмалардан санала. Әле күптән түгел генә булган ветераннарның республика советы утырышында эшебезгә югары бәя биреп, "Балкыш" республика фестивале йомгаклары буенча Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Өлкәннәр көненә багышлап традицион үткәрелә торган ункөнлектә ярминкәләр гөрләп үтә, ветераннар өчен ташламалы хезмәтләр күрсәтелә, чәй табыннары артында эчкерсез сөйләшүләр үтә - ветераннар моңа лаек бик лаек!

Өлкәннәр гомер буе ил тарихында булган авыр чорларны фидакарь хезмәт куеп кичерделәр һәм, кызганыч, арабыздан вакытсыз китеп торалар. Ветераннар советының эшчәнлегендә актив катнашкан Котдус Бариев, Рафил Камалиев, Гүзәлия Закироваларның урыннары оҗмахта булсын.

Өлкәннәр көне уңаеннан барлык ветераннарга сәламәтлек, күңел көрлеге, куйган хезмәтләренең әҗерен күреп, гаиләләрендә, җәмгыятьтә хөрмәттә яшәүләрен телим.

Мияссәр МАНСУРОВ, район ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район ветераннар

erid: 2VtzqxWHLUk