Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эчүчелек заман проблемасы булып кала бирә

-Әти, аракы кыйбатлангач, син азрак эчәрсеңме? -Юк, балалар, киресенчә, сезгә азрак ашарга туры киләчәк... Беренче карашка мәзәк булып тоелган әлеге әңгәмәдә никадәр тирән мәгънә ята! Әйе, өенә икмәк, балаларына тәм-том алып кайтасы урынга, акчасын соңгы тиененә кадәр шайтан суына тотып, эчеп-исереп йөрүчеләр шулкадәр күп бит! Үзенең тамырлары белән берегеп, кешелек...

-Әти, аракы кыйбатлангач, син азрак эчәрсеңме?

-Юк, балалар, киресенчә, сезгә азрак ашарга туры киләчәк...

Беренче карашка мәзәк булып тоелган әлеге әңгәмәдә никадәр тирән мәгънә ята! Әйе, өенә икмәк, балаларына тәм-том алып кайтасы урынга, акчасын соңгы тиененә кадәр шайтан суына тотып, эчеп-исереп йөрүчеләр шулкадәр күп бит! Үзенең тамырлары белән берегеп, кешелек дөньясын җимереп баручы эчүчелек чын мәгънәсендә заман проблемасына әйләнеп бетте түгелме соң?!

Аракы - сәламәтлек дошманы, дисәләр дә...

Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы елның тугыз аенда районда 406 мең литр алкоголь продукциясе сатылган. Бу сан узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 21 процентка кимрәк. Әмма моның белән генә вәзгыять уңай якка үзгәреп, районда эчүчеләр саны кимемәде.

-Бүгенге көндә бездә алкоголизм чире белән авыручы 727 кеше исәптә тора, шуларның 42се - хатын-кыз, - ди район үзәк дәваханәсе наркологы Рөстәм Сабирҗанов. - Быел 47 кешене (9 хатын-кыз, 38 ир-егет) профилактик исәпкә алдык. Без ярдәм сорап килүчеләргә кулдан килгәнчә булышабыз, дәвалыйбыз. Кисәтү әңгәмәләре, үзара сөйләшүләрнең дә азмы-күпме файдасы бар. Исәпкә алынучы авыруларның барысы да квартал саен безнең белән очрашырга тиеш. Әмма күбесе бу хакта уйламый да. Сентябрь аенда дәваханәгә исәптә торучыларның бары тик 100е генә килде. Алкоголизм - дәвалануга авыр бирелә торган чир. Әмма теләк һәм ихтыяр көче булганда, авырлыкларны җиңеп чыгып, һичшиксез, үз максатыңа ирешергә мөмкин.

Билгеле булганча, быелның 1 гыйнварыннан, аракы заводларының акциз, ягъни салымнары күтәрелү сәбәпле, спиртлы эчемлекләрнең дә бәяләре шактый кыйммәтләнде. Иң арзан дигәненең дә ярты литрлысы хәзер кибетләрдә 170 сум тора. 2016 елда исә аларның бәясе 290 сумга күтәреләчәк, дигән сүзләр дә йөри. Бәяләрнең артуы сәүдә нокталарында алкоголь сатуны бераз киметүгә китерсә дә, көмешкә, суррогат, шикле урыннарда ясалган спирт, ялган аракы җитештерүчеләрдә хаклар артык "сикермәде". Шуңа теләсә нинди исерткеч эчемлек кулланып, аңкы-миңке йөрүчеләр, хәтта якты дөнья белән хушлашучылар саны арта тора. Законсыз рәвештә сатыла торган алкоголь составындагы этанол спирты агулануга төп сәбәп була да инде, диләр белгечләр.

"Роспотребнадзор"ның Кукмара районындагы территориаль бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның тугыз аенда районда биш кеше алкогольле эчемлек белән агуланган. Өч ир-егет этил спирты белән, ә бер хатын-кыз суррогат аракы эчеп үлгән, өстәлдә калдырылган савыттагы эчемлек белән агуланган өч яшьлек баланың исә, бәхеткә каршы, гомере саклап калынган.

Кибетләрдән косметик лосьон, "Тройной" одеколоны, даруханәдән вак шешәләрдә сатылучы, составында медицина спирты булган даруларны кулланучылар да бихисап. Иртәдән кичкә кадәр сатыла, бәясе очсыз, аның каравы - башка шактый "китә".

-Гадәттә, "Дүләнә төнәтмәсе" белән "Кырмыска спирты" алалар. 70 процентлы әлеге даруларның берсен йөрәк авыруларын дәвалау өчен 10-15 тамчыдан артык кулланырга ярамый, икенчесен исә сызланулар вакытында сөртсәң файдалы. Бәясе кыйммәт булмагач, аның зыянын уйлый мени алар?! - ди 30нчы номерлы район үзәк даруханәсе мөдире Мөнир Гыйниятуллин. - Өлкәннәрнең генә түгел, яшьләрнең дә күрә торып гомерләрен үз куллары белән кыскартуларына йөрәк әрни...

Аракы - бөтен усаллыкларның анасы

Районда кылынган җинаятьләрнең яртысыннан күбрәгенең исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә башкарылган булуы аеруча сагайта. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә бүгенге көнгә кадәр 308 җинаять эше теркәлгән, шуның 258е тикшереп судка җибәрелгән. Алкоголь белән бәйле җинаятьләр саны - 140.

-Әле ачылмаган җинаятьләрне дә исәпләсәк, әлеге сан тагын да зуррак булыр иде, - ди полиция начальнигы Рамил Нургалиев. - Урамда, оешмаларда, транспортта сыра, аракы эчкән, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә җәмәгать урыннарында йөргән өчен узган ел 2283 кешегә административ беркетмә төзелгән булса, быел әлеге сан инде тугыз ай эчендә 2050гә җитте.

Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: "Аракы - бөтен усаллыкларның анасыдыр", - дигән. Чыннан да, начарлык, явызлык, тавыш-гауга, җәнҗалларның күбесе эчүчелек нәтиҗәсендә килеп чыга. Каннары кызган исерекләр берсеннән-берсе кечкенә балаларын да, хатыннарын да кызганмый. Ирләренең кыйнауларына, җәберләүләренә түзә алмаганнар безгә килеп гариза язарга мәҗбүр булалар. Үзара килеп чыккан конфликтлардан соң шешәдәшләрнең кулларына пычак алу очраклары да районда берничәгә җитте. Иске Оча авылында бергә кәеф-сафа корган туганнарның берсе икенчесенә пычак белән кадаган иде, ярасы тирән булмаганлыктан, зыян күрүче исән калды. Әле күптән түгел генә Түбән Шәмәрдәндә булган фаҗигадә 20дән артык пычак ярасы алган ир якты дөнья белән хушлашты. Сыра, аракының баш миен томалавы нәтиҗәсендә әнә шулай аяныч хәлләргә китерә торган җинаятьләр кылына.

Штраф суммалары шактый саллы булса да, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручылар хакында да әйтеп китәргә кирәк. Агымдагы елның 9 аенда әнә шундый 181 кеше тоткарланды. Алкогольле эчемлек кулланучылар гаебе белән быел 4 юл фаҗигасе булды.

Исереклек афәтенә беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Безнең бурыч - аннан котылу юлларын эзләү, үсеп килүче яшь буынны сәламәт яшәү рухында тәрбияләү. Районда авыл җирлекләре арасында махсус бәйгеләр оештыру да уңай нәтиҗә бирер иде. "Аек авыл", "Аек җирлек" конкурсларында катнашып җиңү яулау үзе үк зур мәртәбә бит! Кукмарабызда үрнәк алырлык күркәм затлар, танылган спортчылар да бар. Алар яшьләр алдында чыгышлар ясасалар, яхшы булыр иде. Шулай ук мәктәп укучылары белән аноним рәвештә анкеталар уздырып та, аларның эчүчелеккә карата мөнәсәбәтләрен белергә мөмкин. Яшьләргә сырадан да бәйлелек барлыкка килү һәм аның организмга начар тәэсир ясавы хакында аңлату эшләре алып баруны да әлеге чирдән котылуның бер ысулы буларак карарга кирәк.

"Төнгә кадәр аракы-сыра сатудан кайчан туктарлар икән?"

-Поселокның Ленин урамында урнашкан "Миләш" кибетендә төнге сәгать бергә кадәр алкоголь продукциясе сатыла. Подъездга кереп сыра-аракы эчәләр, сугышалар. Безгә бернинди тынычлык юк. Көчле музыка яңгырап торган берничә автомобиль килеп туктаса, фатир эчләре "селкенеп" тора. Төнгә кадәр аракы-сыра сатудан кайчан туктарлар икән? - дип, әлеге йортта яшәүчеләр инде кайчаннан бирле зар елый. Кайда гына бармаганнар, кемгә генә мөрәҗәгать итмәгәннәр алар...

Полиция начальнигы Рамил Нургалиев:

-Безгә танышуга бирелгән документлардан күренгәнчә, "Миләш"тә көндез генә түгел, төнлә дә бүлеп сыра сатыла ала. Кибеттә җәмәгать тәртибен саклау оештырыла, әлеге участокка патруль маршруты куелды, полиция хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә рейдлар ясау алга таба да дәвам итәчәк. "Миләш" кибете хуҗасы да халыкның тынычлыгы, иминлеге хакында уйлансын иде. Кичке сәгать уннан соң да исерткеч эчемлекләр белән сату итү табыш китерә, билгеле. Тик әлеге йортта яшәүчеләргә нишләргә? Бер гөнаһсыз сабый балалар, өлкәннәрнең ни гаебе бар?!

Кайнар линия

Легаль булмаган алкоголь белән сату итүчеләр хакында Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең тәүлек буенча эшләүче "кайнар линия" телефонына 8(843) 278-92-79 шалтыратырга мөмкин.

Гражданнардан легаль булмаган алкоголь продукциясе, самогон, балигъ булмаган балаларга алкогольле эчемлекләр сату фактлары турында 2-60-54, 2-80-54 телефоннарына хәбәр итәргә кирәк.

фото: http://chukcha.net/photoprikol/26181-lyudi-kotorye-ne-umeyut-pit-70-foto.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X