Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район газетасы – безнеке, халыкныкы

Үткән елда матбугат чараларына бәяләрнең күтәрелүе күпләрне хафага салды. Үзләренең укучыларын саклап калу өчен район газетасы журналистларына бик тырышырга, эшләрендә яңа алымнар кулланырга туры килде. Газетаның йөзе уңай якка үзгәрде. Моңа мин гади укучы буларак кына түгел, газета язмышына күпмедер дәрәҗәдә кагылышлы кеше буларак сөендем. Студент елларында мин практиканы нәкъ...

Үткән елда матбугат чараларына бәяләрнең күтәрелүе күпләрне хафага салды. Үзләренең укучыларын саклап калу өчен район газетасы журналистларына бик тырышырга, эшләрендә яңа алымнар кулланырга туры килде. Газетаның йөзе уңай якка үзгәрде. Моңа мин гади укучы буларак кына түгел, газета язмышына күпмедер дәрәҗәдә кагылышлы кеше буларак сөендем. Студент елларында мин практиканы нәкъ менә шунда үттем. Иҗади омтылышымны кирәкле юнәлешкә боруда миңа тәрҗемә буенча мөхәррир Әнәс Әхмәдиев ярдәм итте. Карап торышка кырыс, әмма күңеленнән уен-көлкене сөя. Әз, ләкин кирәген генә сөйли. Башлап язучы журналистларны мактап сүз әйтүе - зур дәрәҗә. Үзе сирәк яза, ләкин язмалары шәп, истә калырлык. Бу гаҗәеп кеше турында үткән заманда сөйләве авыр. Рәхимсез авыру аны мәңгелеккә алып китте, әмма аның турында якты истәлекләр яши. Хәтерлим, практика үткәндә миңа бервакыт Кукмара кирпеч заводы турында язма әзерләргә кирәк булды. Вакыт кыса, ә мин язмамны әзерләп өлгерә алмыйм. Әнәс Кавый улы минем борчуларымны таратып җибәрде: "Бу язмаңны хәзер яки соңрак әзерлисеңме, аңа карап завод эшләүдән туктамаячак". Күпмедер дәрәҗәдә ул хаклы булган һәм мине шул рәвешле тынычландырырга тырышкан. Хәзер уйлыйм, чын журналистка, аның хезмәтеннән күп нәрсә тора, дип уйлап эш итәргә кирәк.

Мин район газетасын яздырып алмаучыларга аптырыйм. "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") - безнең һәм безнең тирәдә яшәүче кешеләр турында. Алар турында ниндидер яңалык белсәң, кызык: һәрбер кеше ниндидер үзенчәлеккә ия бит. Журналист язмаларын укыганда иҗади ягына да игътибар итәм. Яңача алымнар эзләүләрен күреп сөенәм. Район газетасының 85 еллык юбилее якынлашу уңаеннан барлык журналистларга һәм тормыш юлы буйлап кулына каләм тотып атлаучыларга иҗади уңышлар, сәламәтлек телим.

Наталья САБАНЧЕЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X