Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр баланың - үз дөньясы

Тимофеевлар гаиләсе Иске Каенсар авылының яшеллеккә күмелгән иң ерак читендә яши. Табигате матур булса да, юлы начар: редакция машинасына аны үтү шактый авырга туры килде. Җыйнак кына өйдә безне хуҗабикә Роза Искандировна каршылады. Әле генә эштән кайткан, Югары Шөн фермасында сыерлар сава икән. Алты яшьлек улы Костя әнисен шул арада...

Җиңелчә, юка гәүдәле, елмаеп сөйләшүче бу ханымның алты бала анасы икәненә ышанып та булмый. Олы улы Владимир эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән, хәзер вахта ысулы белән Казанда эшли: универсиада өчен стадион төзүгә үзеннән өлеш кертә. Әтисе Владислав та шунда хезмәт куя.
-Икенче улыбыз Александр Алабуга педагогия университетының физика-математика факультетында белем ала, быел 3 курста, яхшы укый. Поч.Сутер мәктәбе директоры: "Университетны тәмамлагач, үзебезгә кайтырсың", - дип аңа өметләр баглап тора. Димәк, эш урыны турында кайгырасы юк, - дип сөйләвен дәвам итә Роза Искандировна. Александр җиңел аралашучан егет икән. Мәктәптә укыганда ук төрле чараларда катнашкан, "Инвожо" удмурт фольклор ансамбле составында чыгышлар ясаган. Моннан тыш, егет спорт белән шөгыльләнә, озын буйлы, физик әзерлекле булып үскән. Шуңа күрә университетның куркынычсызлык хезмәтенә кабул иткәннәр үзен.
Өченче уллары Никита турында сөйләгәндә дә ананың йөзеннән яктылык китмәде. Монысы 9 сыйныфта укый икән. Җәен комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Йорт-җир тирәсендәге эшләргә дә теләп булыша, малларны карау, көтүгә чыгару да аның өстендә, ди.
Дүртенче бала - гаиләдәге бердәнбер кыз Юлия - 4 сыйныф укучысы. Мәктәптә волейбол түгәрәгенә йөрүдән тыш, гимнастика белән кызыксына икән. Тик бу юнәлештә шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр генә юк: Кукмарага йөрергә ерак бит. Өченче сыйныфта белем алучы Максим исә Тимофеевларның башка балаларыннан артык тыныч булуы белән аерылып тора. Сүзләрен дә уйлап, үлчәп әйтә, ди.
Әйе, һәр баланың үзенә хас холкы, үз дөньясы, фикере бар.
-Тормышымнан канәгать мин. Бәгырь җимешләрем белән чын күңелдән горурланам. Күз генә тимәсен: җитди авырганнары, дәваханәдә ятканнары булмады. Экологик чиста ризык ашыйбыз: ит, сөт-май, яшелчә үзебезнеке. Икмәкне кайвакыт сатып алабыз, кәефем һәм вакытым булганда үзем пешерәм, - дип сүзен түгәрәкли әңгәмәдәшем.
Вакыт дигәннән, ничек барысына җитешә диген: дәресләр әзерләргә булышасы, керләр юасы, ашарга пешерәсе... Өстәвенә инде 4 ел урын өстендә ятучы каенанасын тәрбия кыласы. Бу эшкә дә авырсынмый: балаларны үстерергә булышты ул, хәзер аңа бурычымны кайтарам, ди.
Алты балалы бу гаилә дәүләттән бернинди ярдәм алмаган. 2008 елда торакны киңәйтү өчен документлар әзерләп биргәннәр, тик әлегәчә җавап юк икән.
-Анысына артык борчылмыйм. Иң мөһиме - исәнлек-саулык. Ә менә авыл җирлеге өйгә су үткәрүдә ярдәм итсә, яхшы булыр иде, - дип озата чыкты безне хуҗабикә.
Гаилә башлыгын күрү насыйп булмаса да, аңлашып, яратышып яшиләр дигән фикердә калдык. 9 сентябрьдә барчасы шушы нигезгә - кадерле әниләре, тормыш иптәше Роза ханымны 43 яше тулган көне белән котларга җыелачаклар. Без дә аңа иң матур теләкләребезне юллыйбыз: балаларын исән-сау үстереп, игелекләрен күрергә, һәрчак шат күңелле булырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk