Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Онытылган буын

Газеталарда сугыш чоры балаларының үзләренең өлешләрен таләп итеп язган язмалары күңелемдә күптән йөргән авыр уйларымны яңартты.

Моннан байтак еллар элек дәүләтебез сугыш елларында 6 айдан да ким булмаган эш стажлы кешеләргә өстәмә пенсияләр билгеләде. Авыр елларда көнне төнгә ялгап эшләгән кешеләр күңелендә бу карар, әлбәттә, зур шатлык тудырды. Ләкин шул ук вакытта кайберәүләрдә бу вакыйга авыр уйлар, рәнҗү тууга да сәбәпче булды, чөнки ул карар яхшылап уйланып җитмәгән иде. Бу бигрәк тә авыл балаларының хезмәтен исәпкә алмау белән бәйле. Чөнки карарда 6 айдан ким булмаган эш стажы гына түгел, кешенең туган елы да 1932 елдан түбән булмавы таләп ителә иде. Гаҗәп тә түгел, чөнки законны бит мәскәүлеләр яза, алар каян белсен авыл баласының аягына баскан көненнән эш яшенә кергәнен, сугыш елларында бигрәк тә. Мисал эзләп ерак барасы түгел: 1933 елгы энем Мансур белән 1942 елда без колхозның сарык көтүен, 1943 елда сыер көтүен көттек. Бу 12 ай эш стажы дигән сүз, ләкин яше җитми һәм ул бу ташламадан мәхрүм кала. Колхоз идарәсе исә яшьләре җитми дип тормады, 74 сыерын безгә ышанып тапшырды һәм без җәй буе аларны югалтмый, имгәтми көтеп, кире тапшырдык. Бу эш өчен хезмәт хакы турында телгә алырга да кирәкми - юк ул. Без иртән сәгать 5тә торып, авылдан 4 чакрымда булган җәйге лагерьга юл тотабыз. Иртәнге савым тәмамлануга, сыерларны алып чыгып китәргә кирәк, юкса ферма мөдире Газизҗамал апа малайлыкка ташлама ясамый.
Инде быел, сугыш бетүнең 67 еллыгы уңаеннан, зур чаралар әзерләнгән елда, Бөек Җиңүне якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткән авыл балаларына хәләл хакларын кайтарту, инде күпкә соң булса да, бик дөрес һәм шәфкатьле эш булыр иде.
Авыл балалары дим, чөнки алар яшендәге шәһәр балалары ни дә булса эшли алганнардыр дип уйламыйм. Авыл баласы дип аеруның тагын бер бик әһәмиятле ягы бар. Ул елларда шәһәр баласы аз булса да үзенең карточкасына тигән ипине һәр көнне ашый алды. Ә авыл баласы аны хыялында гына йөртте.
Гомеремнең шушы чоры искә төшкәндә, камыллы басу уртасында басып торучы, канга баткан яланаякларын камыл талап бетергән 10 яшьлек көтүче малай күз алдыма килә. Аның күзләрендә рәнҗү, үпкә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X