Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олыяз җирлегендә Өлкәннәр көне узды

-Май чүлмәге тышыннан билгеле. Әнә, кара, - дип, миңа һәм район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗановка күрсәтә район ветераннар Советы рәисе Мияссәр ага Мансуров. -Басу буйлап салам эскертләре тезелгән, хәтфә кебек ямь-яшел уҗым басулары, туңга сөрү вакытында башкарылган... -Күпне күргән ветеран Олыяз җирлегендә үтәчәк өлкәннәр көненә барышлый сөенечен яшерә алмый....

-Май чүлмәге тышыннан билгеле. Әнә, кара, - дип, миңа һәм район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗановка күрсәтә район ветераннар Советы рәисе Мияссәр ага Мансуров. -Басу буйлап салам эскертләре тезелгән, хәтфә кебек ямь-яшел уҗым басулары, туңга сөрү вакытында башкарылган... -Күпне күргән ветеран Олыяз җирлегендә үтәчәк өлкәннәр көненә барышлый сөенечен яшерә алмый.

Туй сые кебек нигъмәтләр белән тулы өстәлләр артында мәҗлесне ачып, хуҗалык җитәкчесе Газинур Хатыйм улы:

-Сезнең хәер-догадыр, өлкәннәр, яхшы гына эшләп киләбез. Бер бригадада гектарыннан уртача 40, икенчесендә 42 центнер уңыш җыйнап алдык. Хуҗалыкларга ашлык мулдан өләшенде, терлекләребезгә ике еллык фураж хәстәрләнде. Шуңа күрә сезгә күчтәнәчләр әзерләве дә күңелле, -дип, өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде.

Җирлекнең ветераннар советы рәисе Нургали Тимергалиев котлау сүзләренә өстәп, дистәләгән ветераннарга түгәрәк юбилейлары уңаеннан хуҗалык көче белән әзерләнгән конвертлар тапшырды.

"Урал" күмәк хуҗалыгы, Олыяз авыл җирлеге җитәкчеләренә карата бик күп җылы рәхмәт сүзләре әйтелде табында. Биредәге эшчән халык риясыз, тел яшереп тормый гына хагын ярып салырга күп сорамый. Күңел түренә үтеп керерлек сөйләме белән мәҗлесне алып барган Зөлфия Гыйльметдинова ветеран Гайшә Фәйзуллинаның Газинур Хәбибрахмановка багышлап язган шигъри юлларын бәян итте. "Элек амбардан кесәләргә тутырып ашлык, фермадан шешәләр белән сөт урлый идек. Рәхмәт, Газинур, печән-салам, ашлыкны олавы белән өйгә китереп аудартасың. Өлкәннәр көненә адәм күтәрмәслек күчтәнәчләр өләштердең", - дип мәдхияләр язган ул шигырендә.

Авыл тарихы музеен төзегән тынгысыз Зөлхәбирә ханым хәзер дә яшен ташы кебек җитез. Ул миңа да, Равил Нигъмәтҗановка да: "Син аны булдырасың," - дия-дия эшләр кушарга өлгерде. Үзе җирлек тарихына багышлап китап чыгару нияте белән янып йөри.

Кай арада хезмәт ветераны булырга өлгергән Кәримулла Искәндәров яшьлек моңнарын түгеп бетермәгән икән, өздереп җырлап җибәрде. Дания Сәмигуллина, Айсылу Баһавиеваларны да халык кат-кат җырлатты. Чыгышы Казан артистларын көнләштерерлек Лилия Гарипованы да алкышларга күмделәр. Хуҗалык рәисенең уң кулы Фәнзил Бариев өлкәннәрне туктаусыз сыйлап матавыкланды. Авыл җирлеге рәисе Рамил Фәйзелхак улы җырчыларга сыздырып гармун уйнады, җырлап та бирде. Алып баручы Зөлфия Гыйльметдинова ахырдан үзе җырлап җибәргәч, Мияссәр ага түзмәде, җырга кушылды: " Ничек түзәрмен соң сагынмый..."

Өч сәгатьләп эчкерсез әңгәмә, җыр-музыка белән үрелеп барган очрашудан өлкәннәр яшәреп, елмаюлы йөзләрдән эреп юкка чыккан вакыт буразналарын югалтып таралышты.

Азат САБИТОВ, хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk