Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нырты мәктәбе укучылары сугыш һәм хезмәт ветеранын юбилее белән котлады

Без укучылар белән Дусай авылында гомер итүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәдуллин Шәйхулла абыйның өендә кунакта булдык. Аңа 28 сентябрьдә 90 яшь тулды. Балалары, туганнары, оныклары белән зурлап юбилеен үткәргәннәр. Безнең баруыбызның сәбәбе дә аны шушы олы юбилее белән котлау иде. Шәйхулла абый сугышның беренче көненнән алып ахырына кадәр катнашкан....

Без укучылар белән Дусай авылында гомер итүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәдуллин Шәйхулла абыйның өендә кунакта булдык. Аңа 28 сентябрьдә 90 яшь тулды. Балалары, туганнары, оныклары белән зурлап юбилеен үткәргәннәр. Безнең баруыбызның сәбәбе дә аны шушы олы юбилее белән котлау иде.

Шәйхулла абый сугышның беренче көненнән алып ахырына кадәр катнашкан. Ерак Көнчыгыштан Берлинга кадәр барып җиткән ул. Җиңү парадында катнашу бәхете тия аңа. Шәйхулла абый, без килгәч, күкрәк тулы орден һәм медальләр тагылган кадерле костюмын киде һәм горурланып:

-Минем сугышта ниләр күргәнемне шушы орден һәм медальләрем күрсәтә инде, - диде "Батырлык өчен!" медале белән дә бүләкләнгән ул.

Шәйхулла абыйга 90 яшь димәссең. Без барында хат ташучы аңа пенсия китерде. Ул егетләрчә пенсия кәгазенә күзлексез кул куйды. Аның хәтеренә без шаккаттык. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавапны биреп кенә торды ул. Сугышта күргәннәренең барысы да исендә аның. Әйе, алар онытырлык түгел шул. Ул сугыш турында күз яшьләрсез сөйли дә алмый.

Сугыштан соң Шәйхулла абый туган авылына кайта. Төрле җаваплы эшләрдә эшләгән. Башта склад мөдире, аннан соң кибетче була.

-Карчыгым үлгәнгә 16 ел инде, 5 бала тәрбияләп үстердек, - ди ул. Шәйхулла абый кече улы Ришат, килене Миннегөл гаиләсендә оныклары белән бәхетле картлык кичерә. 3 яшьлек оныгы Ранифны балалар бакчасына да йөрттерми. "Миңа зур иптәш ул", -ди. Дусайда яшәүче кызы Рәүфә көн саен килеп хәлен белә.

Үзе дә ишле гаиләдән икән Шәйхулла абый. Кави абыйсы гына мәрхүм, калган алтысы исән-сау.

-Кави абыем да сугышта катнашты. Сугыштан соң гомере буе укытучы булып эшләде, бик нык кеше иде, - диде ул абыйсын искә төшереп. -Әти-әнием 100 яшькә кадәр яшәде, минем әле алар яшенә кадәр яшисем бар, - диде ул җитди кыяфәттә. Йөздән артык яшәргә язсын сиңа, Шәйхулла абый.

Фәридә ГЫЙНИЯТОВА, Нырты урат мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X