Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нырты халкы китапханәгә теләп йөри

Китап - адәм баласы уйлап чыгарган могҗизаларның берседер ул. Интернет, телевидение заманында да аңа ихтыяҗ кимеми. Китапның якын дуслары зур теләк белән китапханәгә йөри. Нырты авылына әби-бабасына кунакка кайткан балаларның да китапханәгә керүләре йөрәккә җылы өсти. Ел саен китапханәгә берсеннән-берсе кызыклы китаплар кайтып тора. Үткән ел авыл китапханәсенә барлыгы 398...

Китап - адәм баласы уйлап чыгарган могҗизаларның берседер ул. Интернет, телевидение заманында да аңа ихтыяҗ кимеми. Китапның якын дуслары зур теләк белән китапханәгә йөри. Нырты авылына әби-бабасына кунакка кайткан балаларның да китапханәгә керүләре йөрәккә җылы өсти.

Ел саен китапханәгә берсеннән-берсе кызыклы китаплар кайтып тора. Үткән ел авыл китапханәсенә барлыгы 398 данә китап кайтты. Халык яратып укый торган китаплар, кулдан-кулга йөреп, тузып беткәнлектән яңартылып торалар. Шулай ук яңа әсәрләр дә иҗат ителә. Кыска гына вакыт аралыгында "Сагынырсың - мин булмам", "Язмыш сынавы" һәм башка әсәрләре аша укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа Кадырова әдәби мохиткә язгы ташкын булып килеп керде. Һәркемгә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне әсир итте ул.

Үзебезнең дә иҗат утында янучы авылдашларыбыз бар. Алар уй-хисләрен шигырь юлларына салып, матур әсәрләре белән сөендереп торалар. Рауза Хуҗиева, Хөршидә Касыймоваларның төрле табигать күренешләренә, туган авылыбыз, аның хөрмәтле кешеләренә һәм башка күп кенә темаларга багышлап язылган, йөрәк түреннән чыккан иҗат җимешләре дөнья күрә.

Китапханәченең эше күпкырлы, ә ышанычы бер. Бала китапханәдән читләшмәсә, мәктәптә дә яхшы укый, тормышта да үз урынын дөрес билгели. Без шундый ышаныч, өмет белән яшибез. Шуңа күрә балаларны экскурсияләргә чакырабыз, алар белән төрле очрашулар, дәресләр үткәрәбез.

Гөлнур ИВАНОВА, Нырты авылы китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk