Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нормабаш авылы механизаторы Республика көнен кырда каршылаячак

"Кукмара агрофирмасы"ның алдынгы механизаторы Фәрит Кәримовны Нормабаш авылы басуында очраттык. Инде җиденче елын иярләгән "Моррис" комплекслы чәчкечен туктатып, чәчүлек арыш һәм ашлама алып килгән шофер Рамил Ибраһимов белән тракторчы Зиннур Хисмәтовны каршылаган чагы иде аның. -Туфракта дым җитәрлек, орлыкларның тишелеше әйбәт булыр, дип өметләнәбез. Быелгы коры ел өчен ашлыкның сыйфаты...

"Кукмара агрофирмасы"ның алдынгы механизаторы Фәрит Кәримовны Нормабаш авылы басуында очраттык. Инде җиденче елын иярләгән "Моррис" комплекслы чәчкечен туктатып, чәчүлек арыш һәм ашлама алып килгән шофер Рамил Ибраһимов белән тракторчы Зиннур Хисмәтовны каршылаган чагы иде аның.

-Туфракта дым җитәрлек, орлыкларның тишелеше әйбәт булыр, дип өметләнәбез. Быелгы коры ел өчен ашлыкның сыйфаты да начар түгел,- дип сүз кузгатты ул, чәчкечнең олы "авызы" - бункерына агылган сары гәрәбәдәй бөртекләрне учларына алып.

Өеннән иртәнге сәгать өчтә чыгып китеп, көн буе эшләп арыган димәссең үзен: кәефе шәп, рәхәтләнеп елмаеп-көлеп сөйләшә. Ә бит төшендә дә ял юк: һаман да шул тракторда иксез-чиксез кырларны иңләгәнен күрә икән, тик анысы исәпкә алынмый шул. Чынлыкта бүгенге көнгә бер мең гектарда көзге чәчү үткәргән. Бу кадәр эшкә күпме көч түккәне турында сөйләр, дип көткән идек, әмма ул сүзен читкә борып, куәтле, заманча техникасын мактарга кереште:

-Эшкәртмәгән җирне үзе сукалап, тигезләп һәм чәчеп бара. Берүземә алты кешене алыштырырга мөмкинлек бирә.

К-700 тракторына тагылган, дүрт тонна ашлык, өч тоннадан артык ашлама сыйдырышлы колачлы чәчкеч белән идарә итү өчен, әлбәттә, зур осталык кирәк. Офыкларга барып тоташкан иркен басу буйлап дулкын-дулкын буразналар ерып баручы зур кораб диярсең бит. Фәрит Кәримовта исә тәҗрибә җитәрлек. Моңарчы нинди генә техниканы буйсындырмаган: ДТ-75, ХТЗ тракторлары, комбайн, дисеңме. Шунысы кызык: 1996 елга кадәр ул Кукмара янгын частендә хезмәт куйган. Туган туфрагы тарткан, күрәсең, шулай ук гомер буе күмәк хуҗалыкта бригадир булып эшләгән әти-әнисе йогынты ясамый калмагандыр: кабат әйләнеп кайткан ул Сазтамак авылына. Тормыш иптәше Альбина да - шушы авыл кызы, Казан Дәүләт педагогика институтын тәмамлаган, башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Һөнәрләре төрле булса да, бер үк чишмә суларын эчеп, авыл тормышының ямен тоеп, кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үскәнлектән, уртак тел табу җиңел аларга.

- Бик эшчән, тырыш ул Фәрит. Егерме ел буе иңгә-иң куеп, аңлашып яшибез. Иртүк торып, эшенә озатып калам. Агрофирма кырда ашатуны оештырган булса да, капкаларга ризык, чәй әзерләп җибәрәм,- дип сөйләде соңрак хәләл җефете Альбина ханым.

Өч кызлары - бу күркәм гаиләнең шатлыгы, горурлыгы. Олысы Фәридә инде Казанда сәүдә техникумында белем ала, аны тәмамлагач, югары уку йортына керү теләге бар. Уртанчы кыз Руфинә Байлангар урта мәктәбендә укый. Яңа уку елы алдыннан иң дулкынланганы - кечесе Динә: быел ул беренче сыйныфка бара.

Гаилә нык тормышлы, үз хәләл көчләре белән гүрнәчәдәй йорт салып чыкканнар. Ян бакчаларында ниләр генә үстермиләр. Мал-туар асрыйлар.

-Агрофирма хезмәтем өчен ашлыгын бирә, кирәк икән - терлек алырга була. Акчалата да түлиләр. Күмәк хуҗалык яшәтә безне,- диде безгә Фәрит Кәримов, тракторына таба ашыгып. Аңлашыла: эш сәгатен әрәм-шәрәм итәсе килмәве. Киләсе ел уңышының язмышы аның кебек ир-егетләр кулында бит. Республикабыз көнен дә ул кырда каршылаячак. Гомерен туган җиренә хезмәт итүгә багышлаган, үрнәк гаилә корып, игелекле балалар үстергән шушындый кешеләр җәмгыятебезнең ныклы нигезен тәшкил итә.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk