Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әнкәйләрнең кадерен белергә кирәк

Бер авылда улы белән килененең әти-әниләрен куып чыгарулары, алдап йорт-җирне үз исемнәренә яздырулары турында ишеткәч, йөрәгем кысылып куйды. Кая барабыз, нинди балалар үстерәбез? Әйе, хәзер яшьләр аерым яшәргә яраталар. Үземнең яшәешемнән чыгып әйтәм: ике улым, ике кызым да үз гаиләләре белән аерым яшиләр. Без җәмәгатем Рашидә белән ике катлы йортта...

Бер авылда улы белән килененең әти-әниләрен куып чыгарулары, алдап йорт-җирне үз исемнәренә яздырулары турында ишеткәч, йөрәгем кысылып куйды. Кая барабыз, нинди балалар үстерәбез?

Әйе, хәзер яшьләр аерым яшәргә яраталар. Үземнең яшәешемнән чыгып әйтәм: ике улым, ике кызым да үз гаиләләре белән аерым яшиләр. Без җәмәгатем Рашидә белән ике катлы йортта картлык көнебездә икәү генә гомер итәбез. Әле хәлдән килгәнчә мал-туар, кош-корт асраган булабыз, бакча, умарта да тотабыз, киләчәктәгесен бер Аллаһ кына белә.

Хәзер элеккеге кебек бер йортта кайнаналар белән яшәүче киленнәр сирәк. Әле үткәннәрне искә алып уйланып утырдым, балачак искә төште. Әтием Нургали Шведтан ялга кайтып, кечкенә генә ике тәрәзәле өй салып китте. Ул шул китүдән сугышка алынып, хәбәрсез югалды. Мин аны 31 елдан соң гына энесе әйтүе буенча эзләп таптым.

Менә шул өйдә сугыш елларында әбием Зөһрә белән бабам Мөхәммәтгали өч килене белән яшәде. Әбинең олы улы Габделбарый сугышка алынып хәбәрсез югалды, хатыны Гамилә өч бала белән калды. Кече уллары - тумыштан бер аягы гарип Габдрахман да шунда яши. Алар янында әнием Минҗиһан белән мин, әбинең кече энесе, сугыштагы Сәфәргалинең хатыны Асылбикә апа. Бер кечкенә генә өйдә уннан артык кеше, ничек сыйганбыздыр да, әбием Зөһрә безне ничек ач-ялангач итмичә тәрбияли алгандыр. Хәтерлим, өйдә эшнең күбесе әби җилкәсендә иде ул чакта. Бераздан Габдрахман ялланып Березники шәһәренә калий тозы чыгарырга китте. Гамилә җиңгинең олы кызы Галия шулай ук ялланып, Мәскәүгә китеп яши башлады. Кече кызы Санияне балалар йортына Чистайга озаттылар. Энеләре Харис безнең белән калды. Сугыш тәмамлангач, бу гаилә бергә җыелып, Кукмараның Вахит урамында фатир алып яши башладылар. Соңыннан авылга үз нигезләренә күчтеләр.

Ә Асылбикә җиңгиләр, ире Сәфәргали сугыштан кайткач, урам башы Хәнифәнең өен сатып алып, шунда күченделәр, уллары Райнур туды. Сәфәргали колхозда ындыр табагында эшләде. Соңыннан итек фабрикасына дизелист булып керде. Асылбикә дә ел әйләнә колхоз эшеннән калмады.

Әнием Минҗиһан да сугыш елларының бөтен авырлыкларын кичерде, киез итек фабрикасында көнне-төнгә ялгап эшләп, солдатларга дигән итекләрне агартып, Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте. Әмма үпкәсенә тузан эләгеп, салкын тиеп, эшли алмас дәрәҗәгә җитте.

Гамилә җиңги азык-төлек комбинатында, 8 Март ашханәсендә эшләде, аннан Асылбикә апа да бирегә урнашты. Аларның сыра кайнатудан калган әчегән арпаны алып кайтып пешереп, безгә ашатулары әле дә истә.

Бераздан Гамилә җиңги ашханәгә эшкә күчте. Анда, балалар ач булмасын дип, өйгә алып кайтырга әзерләп куйган ипиен тапкач, аны Чистай төрмәсенә утырттылар. Азат ителгәч, ул кызы Санияне Чистайдагы балалар йортыннан эзләп табып алып кайта. Салынып бетмәгән өйләренең кече ягына күченеп, аны ремонтлап шунда яши башладылар.

Зөһрә әбием гомер буе аларны үз канаты астында җылытып: "Бары - бергә, югы - уртак", - дип яшәде. Туганчылыклы, бер-берсенә бик ярдәмчел иде алар.

Бүген дә кайнаналар белән тыныч, тату яшәгән киленнәр юк түгел, әмма алар сирәк. Мин шундый сирәк гаиләләрнең берсе дип Зур Кукмарада яшәүче Газизуллиннарны атар идем. Габделбәр абый белән Гөлзия апа алты малай, өч кыз тәрбияләп үстереп, укытып, зур тормыш юлына чыгардылар, инде алар үзләре дә гаилә корып, балалар үстереп дәү әти, дәү әни булдылар. Кызганыч, Габделбәр абый гына узган елның 8 мартында гүр иясе булды. Гөлзия апа килен-кияүләрен үз балаларыдай якын, тигез күрә, аның үзен дә хөрмәт итәләр. Хәзер ул төп нигездә кече улы Ришат, килене Гөлнара гаиләсе белән матур гомер кичерә. Язмам ахырында алар кебек олы йөрәкле аналарга зур рәхмәт әйтәсе килә. Хәзерге бием-кайнаналар да алар үрнәгендә яшәсәләр иде. Гаиләнең ныклыгы татулыктан килә бит.

Нурислам ГАЛИЕВ, Зур Кукмара

фото: http://open.az/novosti/raznye/88985-okh-uzh-jeti-mamy....html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk