Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әнидән барыбер эләкте (балачак истәлекләре)

Балачакта җәйге каникулларны көтеп ала идек. Туешта Кәбир тыкрыгыннан, хәзерге "Фатыйма" сәламәтләндерү үзәге каршыннан инеш буена төшеп, су коенып, яр буенда җиләкләр җыеп, вакытны шунда уйнап үткәрә идек. Бервакыт кызлар - бер җирдәрәк, малайлар икенче урындарак су коенып ятабыз. Миннән өч яшькә олырак абыем кычкырды:"Илсөяр, әйдә, чык судан, йөгер. Әнә,...

Балачакта җәйге каникулларны көтеп ала идек. Туешта Кәбир тыкрыгыннан, хәзерге "Фатыйма" сәламәтләндерү үзәге каршыннан инеш буена төшеп, су коенып, яр буенда җиләкләр җыеп, вакытны шунда уйнап үткәрә идек. Бервакыт кызлар - бер җирдәрәк, малайлар икенче урындарак су коенып ятабыз. Миннән өч яшькә олырак абыем кычкырды:"Илсөяр, әйдә, чык судан, йөгер. Әнә, әни кайта",- дип тауга төртеп күрсәтте.Әниебез ул вакытта станция кибетендә сатучы булып эшли, төш вакытында безгә күз-колак булып китим диптер инде, өйгә кайта иде. Тимер юл буйлап кайтып, посадка аша чыгып, таудан төшеп кайтырга туры килә иде аңа.

Без абый белән өйгә йөгереп кайттык та, абый миңа самавырны ишегалдына алып чыгарга кушты. Мин алып чыккач, ул самавырга торбасын куеп, яндырып җибәрде. Мин өйдәге эшләргә керештем. Ишегалдында әнинең ачуланган тавышын ишетеп, кабат чыктым. Самавырдан пар чыга, астыннан су шикелле нидер ага иде. Без самавырны сусыз гына куйганбыз икән, ул шул арада янып, эреп чыккан. Моның өчен эләкте инде икебезгә дә. Ул вакытта Туешка электр уты кермәгән, шуңа күрә самавыр өйдә иң кирәкле әйбер иде, ә без аны юк иттек. Шушы хәл искә төшкән саен йөрәк әрни.

Илсөяр АБДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk